Яшь ярымга кадәрге балаларга пособие күләме ике тапкыр арттырыла

Дәүләт Думасы эшләмәүче гражданнарга яшь ярымга кадәр бала карау өчен пособиене ике тапкыр арттыру турында закон проектын өченче укылышта хуплаган. Хәзер бер бала өчен 6752 сум акча алырга мөмкин булачак. Дәүләт Думасы җомга – 22 майда үткәрелгән утырышында COVID-19 коронавирусы пандемиясе вакытында Россия халкына һәм икътисадка ярдәм итүгә юнәлдерелгән закон проектларын кабул иткән.
Моңа кадәр беренче баланы карау өчен пособиенең минималь күләме – 1,5 мең сум, икенче баланы карау өчен – 3 мең сум тәшкил итә иде. Хәзер исә ата-аналар балага (беренче баламы, икенчесе, өченчеме – барыбер) 6752 шәр сум ала башлаячак. Пособиенең максималь күләме 6 меңнән 13 504 сумга җиткерелә.
Бала карау өчен пособиенең минималь күләмен арттыруны Россия Президенты Владимир Путин 11 майда коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә тәкъдим итте. Соңыннан “Бердәм Россия” дә шундый төзәтмә белән чыкты.


Фикер өстәү