Бакчачыларга уяу булу сорала: туфракта һәм һавада кырау төшүе көтелә

23 майга каршы төндә республикада «туфракта һәм һавада урыны белән -1 градуска кадәр кырау көтелә, диелә синоптиклар хәбәрендә.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе, республика территориясендә кырау төшү сәбәпле, шторм кисәтүе игълан итте. 23 майга каршы төндә республикада «туфракта һәм һавада урыны белән -1 градуска кадәр кырау көтелә, диелә синоптиклар хәбәрендә.
Татарстанда агымдагы атна ахырына кадәр салкынча һава торышы сакланачак. Метеорологлар фаразлавынча, дүшәмбе һәм сишәмбе көнне, 25 һәм 26 майда, һава шартлары яхшыра башлаячак. Татарстанга антициклон килү белән явым-төшемнәр акрынлап туктаячак. Бары тик 25 майга каршы төндә генә урыны белән бераз яңгыр яварга мөмкин.

Татар-информ

 


Фикер өстәү