Социаль ипотека буенча тагын фатир алып буламы?

Социаль ипотекага алган фатир бәясен быел түләп бетердек. Фатирыбызны алгач өченче балабыз туган иде. Шунлыктан торак мәйданы җитми. Быелдан яңадан социаль ипотека буенча чиратка басып була дип ишеткән идек. Олы улыбызга 20 тулды, безнең белән яши, безгә яңадан ул программа буенча фатир алырга мөмкинме?

Гөлүзә М., Казан

Әлеге сорауга Татарстан торак фондының матбугат үзәге җитәкчесе Гөлзада Кычакова җавап бирә:

– Хәзер социаль ипотека буенча фатир алырга теләгән гаиләләр яңадан чиратка баса ала. Моның өчен аларга элек алган ипотекасын түләп бетергә кирәк. Аннан соң район башкарма комитетына яки торак коммисиясенә эш урыныннан фатирга мохтаҗ булуыгыз турында белешмә алып килергә тиешсез. Соңыннан исә, фатирга чиратка баса аласыз.


Фикер өстәү