Рәхмәт сиңа, рамазан!

Рамазан аена кергән идек кенә, бер ай сизелмичә узып та китте. Бу ай мөселманнар өчен ел саен бәйрәмгә әйләнә иде. Җәмәгать белән бергә авыз ачу, мәчеттә тәравих намазын укуны быел сагынып искә алырга гына туры килде. Таҗвирус пандемиясе сәбәпле, ул гамәлләрне һәркем өендә башкарды. Быел изге аебыз ничек истә калды соң?

Алексеевск районында яшәүче Мөршидә апа Габделкәбирова белән узган ел Казанда оештырылган республика ифтарында танышкан идек.

– Уразада өйдән бик чыгып йөрергә тырышмадык, – ди Мөршидә апа. – Озак еллар эпидемиолог булып эшләгәч, йогышлы чирнең нәрсә икәнен яхшы беләм. Пирчәткә, битлекләрне коронавирус турында сөйли башлагач ук алып куйдык. Бүтән елларда туган авылыбыз Кыр Шонталысында да ифтарны зурлап үткәрәләр иде. Быел мохтаҗрак гаиләләргә ризыклата гына өләшеп чыктылар. Фытыр сәдакасын бирмәдек әле. Аны ялгыз бабайга илтеп кайтабыз бүген.

Буа районының Аксу авылында яшәүче Фатыйма абыс­тай Шәрәфуллинаның: «Быел рамазан аенда авыл үлгән кебек тоелды, бөтен җирдә тынлык иде», – дигән сүзләре дә күңелгә тиде. Аксуда дини халык яши. Ифтарларны күмәкләп үткәрә торган булганнар. Шәһәр кешесе тиешле акчасын кайтара, мәчеткә йөрүче берничә хатын-кыз, җые­лып, аш-су әзерли. Шәһәрдәгеләр, көне-сәгате җиткәч, әзер табынга кайтып төшә.

– Мулла, имам, мәчеттә сәдакалар өчен һәркемнең исемен атап, микрофоннан кычкырып дога кыла иде, – ди Фатыйма абыстай. – Азан тавышы өйгә ишетелде. Догалар, Коръән сүзе бөтен авылга яңгырап торды. Быел боларның берсе дә булмагач, күңелсезләндек…

Аксуда халык фытыр сәдакасын инвалид бала үстерүче гаиләләргә бирә икән. Авыру өлкәннәргә илтүчеләр дә бар. Фатыйма абыстай да, Мөршидә апа шикелле үк, киләсе елда башкачарак яшәрбез, рамазан ае да без теләгәнчә узар, дигән өметтә кала. Бу инде – барча халыкның уй-теләге һәм догасы.

«Ярдәм» хәйрия фонды изге гамәлләрне рамазан аена кадәр үк башлап җибәргән. Үзизоляция көннәрендә үз карамакларында булган берничә йөз кешегә азык-төлек җыелмасы өләшкәннәр. Рамазанга кергәч, булышуны сораучылар кискен арткан.

– Хәйрия ифтарын тараткан көннәрдә 2 меңнән артык кешенең исемлеге тупланды, – ди «Ярдәм» хәйрия фонды матбугат үзәге җитәкчесе Римма Гатина. – Көн саен 100дән артык кеше шалтырата иде, социаль челтәрләргә дә яздылар. Үзизоляция мохтаҗларның шактый икәнен күрсәтте.

Соңгы көннәрдә чикләүләр бетерелә башлагач, кайберсе: «Якыннарым кайтты, хәзер ризык китермәсәгез дә була», – дип хәбәр итә. Кемдер эшкә урнашкан, сырхаулап ятучылар терелгән. «Ярдәм» фонды әзерләгән ланч-бокс итле икенче аштан, камыр ризыгы, хөрмә җимеше һәм салаттан тора. Аны волонтерлар төштән соң өйгә китерә. Ураза тоткан кеше ифтар яки сәхәр вакытында җылытып ашый. «Көн дәвамында ашарга берничә өлешкә бүләм, башка ризыгым юк», – дип әйтүчеләр дә булган. Бу чарада 70тән артык волонтер катнашкан. Аларның күбесе – яшьләр. Күрмәүчеләр гаиләсе буларак, ризыкларны Казанда яшәүче Альбина һәм Илгизәр Хәмидуллиннарга да китергәннәр. «Азык-төлек илтәбез, дип шалтыраткач, башта волонтерларны өйгә кертергә курыктык. Вирус барыбызның да котын алып бетерде бит, – ди Илгизәр. – Фатирыгызга кермибез. Ишек төбенә урындык куегыз, төргәкне шунда калдырабыз, дигәч кенә ризалаштык». Хәмидуллиннар ризык әзерләүчеләргә дә, аны өйдән-өйгә өләшүчеләргә дә рәхмәтле. Ул ашамлыклардан аз керемле, авыру бала үстерүче гаиләләр дә, Бөек Ватан сугышы ветераннары да, пандемия вакытында акчасыз кыен хәлдә калган чит ил студентлары да авыз иткән.

Республика күләмендә эшләүче «Зәкят» фонды бу көннәрдә фытыр сәдакасын мохтаҗларга тарату белән мәшгуль. «Зәкятне быел узган елгыдан кимрәк бирделәр. Фытыр сәдакасы шактый җыелды», – ди «Зәкят» хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов. Ул да республикада башкалар ярдәменә мохтаҗларның шактый булуын әйтә. Авыру бала тәрбияләүче, аз керемле гаиләләр исемлегенә быел эшсез калучылар да өстәлгән. «Зәкят» фонды да игелек эшләүгә март азагында ук алынган. 30 көн дәвамында 30 мең ифтар ризыгы таратырга ниятләсәләр, соңрак ланч-бокслар саны күпкә арткан. Игелекле гамәлгә районнардагы мәчетләр, дин әһелләре дә кушылган. 180 мең азык-төлек җыелмасы һәм ифтар ризыгы таратканнар. Фонд ел саен авыру балаларны дәвалар өчен акча да җыеп бирә. Быел 10 бала шул акчага дәвалана һәм тернәкләнә алачак. Апрель аенда Ютазы районының Иске Каразирек авылында мәчет янды. Мәчет төзелеше өчен дә тиз арада 750 мең сум акча җыелган.

– Рамазан ае тәмамлана. Ураза тотасы кеше аны тотты, изге гамәлләр кылды. Болай да халыкның тынычлыгы юк, ураза кешене тәмам көчсезләндермәсә ярар иде, дип куркучылар да булды, – ди табиб-гастроэнтеролог Шамил Галиев. – Ураза аркасында авыручылар артты, димәс идем. Ач тору киресенчә, организмны чистарта, иммунитетны күтәрә. Тоткан уразаларыбызны, биргән сәдакаларыбызны, кылган догаларыбызны Аллаһы Тәгалә кабул итсен!

 

Билгеле булганча, бу юлы мәчетләрдә гает намазы укылмый. Казанның Галиев мәчетеннән бәйрәм вәгазе ТНВ каналы, Диния нәзарәтнең рәсми сайты һәм «Хозур ТВ»ның  YouTube каналы аша туры эфирда күрсәтеләчәк. Ул иртәнге сәгать 6.30да башланачак. Башта Коръән укыла, иртәнге сәгать 7.00дә дин кардәшләргә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин вәгазь белән мөрәҗәгать итәчәк.

Фәния Арсланова


Фикер өстәү