Татарстанда ир-ат белән хатын-кыз мунчада үлгән

Татарстанда ир-ат белән хатын-кыз мунчада ис тиеп үлгән. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген, 2.00 сәгать тирәсендә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Арчаның Субаш-Аты авылында ике кеше мунчада ис тиеп үлгәнлеге турында хәбәр килгән.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, 31 яшьлек ир-ат белән 48 яшьлек хатын-кыз мунчага беренче булып кергән һәм аңнарын югалткан. Аларны коткара алмаганнар.

Беренчел мәгълүматлар буенча, мунча миченең калагы ябык булган, шул сәбәпле ис чыккан.

 


Фикер өстәү