Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин гает намазын өйдә башкару хакында аңлатты

Гает намазын өйдә башкару хакында шәригать хөкеме турында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин аңлатма бирде. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Мөфти сүзләренчә, хәнәфи мәзһәбе буенча гает намазы вәҗиб булып санала. Шуңа аның хакыйкыйлык шартлары җомга намазын укыганда үтәргә кирәк булган шартлар белән тәңгәл килә. Эпидемия таралу чорында җомга һәм гает намазларын җәмәгать белән укуның мәҗбүрилеге гамәлдән чыга.

«Һәм бу намазның икесе дә мәчеттә башкарылырга тиеш булгач, гает намазын өйдә уку вәҗиб түгел. Димәк, гает кебек намазларны өйдә уку шарт булып тормый. Фикһ (ислам хокукы) турындагы китапларда килеп туган вәзгыятьтә ике яки дүрт рәкәгать нәфел намазын гает намазы укылырга тиеш булган вакытта укырга киңәш ителә. Аллаһ Раббыбыз гыйбадәтләребезне кабул итсен», — дип аңлата Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

 


Фикер өстәү