Рөстәм Миңнеханов финанс мошенниклыгының яңа формалары турында халыкка сөйләргә кушты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, финанс мошенниклыгының яңа формалары барлыкка килү сәбәпле, халык арасында аңлату эшләре алып барырга кушты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Бүген традицион иртәнге планеркада Рөстәм Миңнеханов мошенникларның активлашуына, катлаулы вакытта гражданнарның ышануыннан файдаланып, аларны акчасыз калдыруына игътибарны юнәлтте. Банк хезмәткәрләре исеменнән шикле операцияләр турында хәбәр итеп, шалтырату яки СМС-хәбәр җибәрү алдауның иң киң таралган формасы булып тора. Психологик йогынты ясау нәтиҗәсендә кешеләр кайвакыт соңгы җыйган акчаларыннан мәхрүм кала», — диде Лилия Галимова.

Аның сүзләренчә, Татарстан Президенты республика халкына мошенниклардан ничек сакланырга икәнлеген аңлату өчен ТР Хөкүмәте Йортында махсус брифинг үткәрергә күрсәтмә бирде.

Брифинг якындагы сишәмбегә планлаштырылган. Анда Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков, Монополиягә каршы федераль хезмәтнең Татарстан буенча җитәкчесе Айрат Шәфигуллин, РФ Үзәк Банкының Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан буенча Милли банкы бүлеге идарәчесе Марат Шәрифуллин һәм Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе башлыгы Тимур Минушев катнашачак.

 


Фикер өстәү