Мәскәү-Казан юлын ике тапкыр тизрәк төзичәкләр

Мәскәү-Казан түләүле юлы сигез ел урынына дүрт елда төзелергә мөмкин. Бу хакта вице-премьер Марат Хөснуллин Инстаграм челтәрендәге үз битендә туры эфир вакытында әйтте.

Вице-премьер сүзләренчә, ул проектка шәхсән үзе алынган. Төзелешнең норматив сроклары — сигез ел, Марат Хөснуллин бу срокны дүрт елга кыскартырга ниятли.

«Кичә мин эш планын билгеләдем, бу төзелешне җәелдерү өчен атна саен штаб утырышы үткәрәчәкмен», — диде ул.

Мәскәү — Казан юнәлешендәге М12 юлы төзелешенең яңа варианты эшләнде.

 


Фикер өстәү