Кыш бабай бүләгеннән — суыткычка кадәр

Балтачта яшәүче Фаил Габдрахманов Чепья авылында яшәүче Светлана Мироновага суыткыч бүләк иткән. Аның әлеге игелекле эшне беренче генә эшләве түгел. Хәйрия эше белән шөгыльләнә башлавына 18 ел икән.

—  Фаил абыйның күңеле гел игелектә. Гел кемгәдер ярдәм итүне генә уйлап йөри, — ди Балтач районының социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина.

Фаил абыйның үзе белән дә сөйләштек.

— Акча җитә дисезме? Тота белсәң,артып та кала әле. Гаиләм дә канатландырып тора. Дүрт балам,11 оныгым бар.Иң беренче ятим балаларга Кыш бабай күчтәнәче бирүдән башладым. Башта 5 баланы сөендерә идем. Хәзер аларның саны 20гә җитә. Ятимнәрне бик кызганам.Шуңа аларның күңелен күрәсе генә килеп тора, — ди ул. — Пенсиядә булсам да, эшлим әле. Үзебезгә суыткыч алгач, искесен берәр мохтаҗ кешегә бирермен дигән идем. Алсу Гатиятуллина белән гел элемтәдә торам. Ул кемгә ни кирәген белә. Суыткычны да аның белән киңәшеп бирдек. Изге айларда кешеләргә ярдәм итә алуыма бик шатмын. Әле шулай озак еллар ярдәмләшеп яшәргә язсын.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү