Татарстан мөфтие Ураза гаете якынлашу уңаеннан республика өммәтенә мөрәҗәгать итте

– Кешелекнең яңа тарихында мөселманнарның рамазан аен бүгенге рәвештә – җәмәгать белән җомга намазларыннан, кардәшләр белән җыелышып укылган тәравих намазларыннан, ифтар мәҗлес­ләреннән башка уздырырга туры килгәне юк иде әле. Дөньякүләм пандемия безнең барыбыз өчен дә ислам кыйммәтләренә тугрылыкның ныклыгын сынау булды. Һәм мөэмин-мөселманнар аны намус белән үтте дип әйтсәк, ялгыш булмас. Авыр вакытларда рух ныклыгы, сабырлык, тугрылык үрнәге күрсәткән һәр кешегә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте ирешүен сорап дога кылам, – диелә мөфтинең мөрәҗәгатендә. – Хөрмәтле дин кардәшләрем! Билгеле ки, һәммәбез дә җанлы аралашуны сагындык. Барыбыз да Ураза бәйрәме көнендә Аллаһы йортында намазда очрашырга телибез. Шуның белән бергә, бу катлаулы вазгыятьтә без иң элек кешене кайгыртучы ислам кыйммәтләренә таянырга тиешбез. Шунысы билгеле: бәйрәм намазын үтәү – ваҗиб, гомерне саклап калу – фарыз гамәл. Мәчетләр куркыныч авыруны тарату урыны булырга тиеш түгел. Кешеләрнең сәламәтлеген һәм тормышын куркыныч астына куярга безнең хакыбыз юк. Һәр мөэмин-мөселман бәйрәм вәгазен «ТНВ» телеканалы, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми сайты һәм «Хозур ТВ»ның YouTube каналы аша турыдан-туры трансляцияне карый алачак һәм шул рәвешчә бәйрәм мохитен тоя алачак. Трансляция иртәнге 6.30 сәгатьтә башланачак.

Камил хәзрәт Сәмигуллин


Фикер өстәү