Татарстанда җылы көннәр көтелә

Бүген, 24 майда, Татарстанда әкренләп температура фонының артуы башланачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада болытлы һава торышы көтелә, көндез-аязучан. Вакыт-вакыт яңгырлар явачак. Шул ук вакытта урыны белән яшен һәм җил көчәю ихтималы да бар.

Көндезге сәгатьләрдә һава 15-20 градуска кадәр җылыначак, ә төбәкнең көнчыгышында 25 градус булачак.

Моңа кадәр синоптиклар Татарстанга җылы бераз соңрак – киләсе атна башында әйләнеп кайтыр дип фаразлаган иде.

 


Фикер өстәү