«Арепливир» сәүдә атамасы белән Covid-19 авыруыннан илебездә эшләнгән «Фавипиравир» препаратын клиник тикшеренүне 4-8 атнадан тәмамларга планлаштыралар. Бу хакта РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының баш урологы, академик Дмитрий Пушкарьга сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
«Без клиник сынаулар дүрт-сигез атна дәвамында тәмамланыр дип өметләнәбез, шуннан соң теркәлү өчен документлар тапшырылачак», — диде Пушкарь.
Аның сүзләренчә, препаратның клиник сынаулары Мәскәүдә генә түгел, Санкт-Петербургта, Мордовиядә дә берничә йөз авыруда үткәреләчәк.
Беренче этапта препарат уртача авырлыктагы авырулар өчен генә кулланылачак. ИВЛ аппаратында булган пациентлар өчен ул әлегә кулланылмаячак, дип искәртте табиб.