Алинә Заһитова олимпия стиле иконасы итеп сайланды

Фигуралы шуучы Алинә Заһитова «Икона олимпийского стиля» интернет-конкурсында җиңүче булды. Җанатарлар үзләренең яраткан спортчылары өчен Халыкара олимпия комитетының социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларында тавыш бирделәр.

Instagram челтәрендә Заһитова ярымфиналда Ямайка вәкиле Шелли-Энн Фрейзер-Прайстан (100 метрга йөгерүдә ике тапкыр Олимпия чемпионы) өстен чыкты.

 

Ә финалда Алинә җанатарлары Ямайкадан сигез тапкыр Олимпия чемпионы булган Усейн Болтның җанатарларыннан активрак иде.

 

ХОК шундый ук ярышны Twitter челтәрендә дә оештырды, анда Заһитованың җанатарлары шулай ук аңа беренчелек пальмасын тәэмин итте. Анда россияле онлайн-конкурс финалында Америка фигуралы шуучысын Джонни Вейрны узып китте.

Алинә Заһитова җанатарларына ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде. «Минем өчен тавыш биргән һәркемгә рәхмәт. Сез иң яхшылары», — дип язган спортчы үзенең Instagram челтәрендәге битендә.

 


Фикер өстәү