Уфадан Флида апа Татарстан туташ-ханымнарын ашарга пешерергә дә, кишер утыртырга да өйрәтә

Заманасы шундый бит: яшьләр генә түгел, урта, өлкән буын да блогер хәзер. Безнең чираттагы әңгәмәдәшебез дә заманадан артта калганнардан түгел.

Башкортсаннан Флида ханым ВӘЛИУЛЛИНА барлык инста-дуслары – олысына да, кечесенә дә Флида апа. Якын күреп шулай диләр аңа. Үзе исә бар кешегә дә “дусларым, туганнарым” дип дәшә.

Флида апага 62 яшь. Көндәлек тормышын Инстаграм сәхифәсендә урнаштырып бара ул. Әле аш-су бүлмәсендә нидер пешерә, кайната, тозлый, әле бакчасында мәш килә, әле яшелчә үстерү серләре белән уртаклаша. Бөтенесе өчен дә күптәннән якын туганына, сердәшче һәм киңәшчегә әйләнеп беткән ул.

— Сәхифәмне алып баруымның сәбәбе дә – кешеләр белән күбрәк аралашырга теләү, үзем өчен яңалык ачудыр. Күпчелек инста-язылучыларым – Татарстаннан, 70 проценты диярлек күрше республикада матур итеп яшәп ятучы дусларым, − ди Флида апа.

Тумышы белән Борай районындагы Бикмәт авылыннан ул, хәзер Башкорстан башкаласы Уфада яши. “Әле менә, бу як татары булсам да, Татарстаннан син язгач та, шатландым”, – дип ихластан әйтә әңгәмәдәшебез.

Инстаграмда үз сәхифәсен ачарга да яшьләр этәргән аны.

— Балаларымны карап барыр өчен генә кергән идем. Интернет киңлекләре, чыннан да, киң икән – тиз ияләшеп киттем. Беренчеләрдән булып карап барган, зур кызыксыну уяткан блогерым – Түбән Камада яшәүче Әлфия Галиәхмәтова. Бик матур итеп чын пенсионерлар тормышын күрсәтеп бара! Испаниядәге тормышын күрсәтеп баручы Диана, Башкортстанда туып, хәзер Африкада яшәүче Зәлифә исемле блогерларны даими карап барам. Яңа технологияләрне үземә генә өйрәнү читен булыр иде. Ничек дөрес эшләргә икәнен алар аңлатып тора әле ярый, – ди Флида апа. – Үзем Уфада яшәсәм дә, апрель аеннан башлап октябрьгә кадәр бакчамда торам. Бар нәрсәне дә үзем үстерәм, шөкер! Тазалык булсын, бер дә арымыйм. Тормышны нык яратам мин. Яңа танышуларсыз яши алмыйм.

https://www.instagram.com/p/CAAk793pqvC/

Флида ападан бавыр коймагы

      Кирәк:

  • 500 гр. бавыр;
  • 1 баш суган;
  • 1 йомырка;
  • 1 стакан кефир;
  • 1 стакан он;
  • тоз, борыч.

Бавыр, суганны иттарткычтан чыгарабыз да, кефир, йомырка, он, тоз, борыч салып болгатабыз. Коймак пешергән кебек табага май салып, әйләндерә-әйләндерә пешерәбез. Өстенә кыздырып суган, кишер  салабыз.

Чулпан ГАРИФУЛЛИНА


Уфадан Флида апа Татарстан туташ-ханымнарын ашарга пешерергә дә, кишер утыртырга да өйрәтә” язмасына фикерләр

Фикер өстәү