Газ шартлаган йортта яшәүчеләрне якындагы мәктәпкә эвакуацияләделәр. Бу хакта ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Көнкүреш газы шартлаганнан соң Волгоград урамындагы бер йортта ярыклар барлыкка килде. 52 кеше, шул исәптән ун бала, якындагы мәктәпкә эвакуацияләнде.
Бераз соңрак йортның беренче һәм дүртенче подъездларында яшәүчеләргә үз фатирларына кайтырга рөхсәт иттеләр.