Пенсиягә кайчан чыгам?

Россиядә узган ел ир-атларның да, хатын-кызларның да пенсиягә чыгу яше озынайтылды.Кемнең, кайчан лаеклы ялга чыгачагы пенсиягә якынлашып килүчеләрнең һәркайсын кызыксындырадыр. Мин 1960 елгы, пенсиягә ничәнче елда чыга алырмын икән?

Сәлим Гәрәфиев. Казан

Казандагы Совет районы Пенсия фонды бүлеге хезмәткәрләре пенсиягә чыгу тәртибен аңлатты.

Хатын-кызлар

1964 елның беренче ярты елында туган хатын-кызлар 2019 елның икенче ярты елында 55,5 яшьтә лаеклы ялга чыкты, ягъни ярты ел соңрак. Аның өчен 16,2 коэффициент һәм 10 ел стаж кирәк иде.

1964 елның икенче ярты елында туучыларга 2020 елның беренче ярты елында (55,5 яшьтә) пенсия билгеләнә. Коэффициент – 18,6 һәм стаж – 11 ел.  

1965 елның беренче ярты елында туучылар 2021 елның икенче ярты елында (56,5 яшьтә) пенсиягә китә. Коэффициент – 21, стаж – 12 ел.

1965 елның икенче ярты елында туучылар 2022 елның беренче ярты елында (56,5 яшьтә) лаеклы ялга чыга. Коэффициент – 23,4 һәм стаж – 13 ел.

1966 елгылар 2024 елда (58 яшьтә) чыга. Коэффициент – 28,2, стаж – 15 ел.

1967 елгылар 2026 елда (59 яшьтә) чыга. Коэффициент – 30, стаж –15 ел.

1968 елгылар 2028 елда (60 яшьтә) чыга. Коэффициент – 30, стаж –15 ел.

Ир-атлар

1959 елның беренче ярты елында туучылар 1919 елның икенче ярты елында (60,5 яшьтә) пенсиягә чыкты. Кирәкле коэффициент һәм стаж ел саен хатын-кызларныкы кебек исәпләнелә.

1959 елның икенче ярты елында туучылар 2020 елның беренче ярты елында (60,5 яшьтә) пенсиягәчыга.

1960 елның беренче ярты елында туучылар 2021 елның икенче ярты елында (61,5 яшьтә) чыгачак.

1960 елның икенче ярты елында туганнар 2022 елның беренче ярты елында (61,5 яшьтә) чыга.

1961 елда туганнар 2024 елда (63 яшьтә) чыга.

1962 елгылар 2026 елда (64 яшьтә) чыга.

1963 елгылар 2028 елда (65 яшьтә) чыга.

 

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү