Бүген «Соңгы кыңгырау»лар чыңлаячак… тик онлайн

Мәктәпләрдә түгел, өйләрдә соңгы кыңгыраулар чыңлаячак. Бүген сәгать 11 да һәр укучы балконга чыгып кыңгырау шалтыратып, “Соңгы кыңгырау” илкүләм онлайн бәйрәменә кушыла ала. Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов чыгарылыш сыйныф укучыларын бәйрәм белән котлап, мәктәп еллары турындагы хатирәләрен искә төшерәчәк. Социаль челтәрләрдә укытучыларга хөрмәт белдереп, төрле флешмоблар оештырылачак.
– “Соңгы кыңгырау” кичәсе республикада 30 майга кадәр уза. Аның төгәл көне билгеләнмәде, бәйрәм мәсьәләсен һәр район үзе хәл итә. Чөнки 9-11 сыйныф укучылары әле укуларын 30 майга кадәр дәвам итә. Бүген бөтенроссия онлайн бәйрәм оештырылачак, – дип хәбәр иттеләр Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәгендә.
Районнарда мәктәп белән кайчан һәм ничек хушлашырга җыеналар?
– Бездә бәйрәм бүген сәгать 10да үтә. Мәктәп директорлары, укытучылар, администрация вәкилләре олы тормышка аяк басучы чыгырылыш укучыларына теләкләрен җиткерәчәк. Әлбәттә, вальс әйләнүләр булмаячак. Шулай да укучылар видеосәлам итеп, шигырьләр сөйли. 11 нче сыйныфны – 89, 9 нчы сыйныфны 281 егет һәм кыз тәмамлый. Алар бәйрәмчә киенеп, чараны компьютердан онлайн карый алачак, – диде Минзәлә районы мәгариф бүлеге башлыгы Леонид Петраев.
Онлайн-марафон трансляциясе “ВКонтакте” социаль челтәрендә һәм ведомствоның рәсми сайтында “Соңгы кыңгырау 2020” бүлегендә оештырылачак.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү