Хайваннарда да кеше язмышлары : нигә сарыклар да бәрәннәрен тигез яратмый? (ВИДЕО)

Бу ялларда авылга кайткач бер сарыкның бәрәннәрен имезгәнен күзәттем. Ике бәрәннең берсе көр, икенчесе ябык гәүдәле. Кечкенәсе әнисенең җилеменә үрелгәч, ул аны төртеп җибәрә, янына китерми. Кечкенә бәрән әнисе сөзеп җибәргәч, каты гына килеп төшә. Кайчак хәлсезләнеп озак вакыт ята. Әмма яшәү теләге көчле.
Ашыйсы килә бит! Шуңа да ул яңадан әнисе янына бара. Сарык кабул итми. Имә башласа, җиргә ята. Ә көр гәүдәле бәрәнен нишләтергә дә белми. Ялап та крый, куенына керткәндәй итеп, җылытып йоклата да.

Бу күренешне 10 минут күзәтү дә йөрәккә тия. Дәррәү килеп, баласын яратмаган сарыкны сүгә башлыйбыз. Нишләп үз баласын кага соң ул? Баксаң, бу сарык өч бәрән китергән булган. Хуҗалар бәрән тавышы ишетеп лапаска чыккач, ике бәрән тапканнар. Аның берсе үле, икенчесе исән булган. Икенче көнне иртән чыксалар, тагын бер бәрәнгә юлыгалар. Ябык кына, хәлсез була анысы.


– Бу бәрәнне әнисе үзенеке итеп кабул итмәгән. Маллар шундый алар. Тууга ук иснәмәсә, яламаса, чит күрә. Бәрән башта читтәрәк яткач, әнисе аны күрмәгәндер, – ди мал табибы Илнар Әхмәдуллин.
Баксаң, сарык үз бәрәнен якын итсен өчен аны савып, сөтен баласының йонына сөртергә кирәк икән.
– Без бераз соңга калдык. Вакытында күрмәдек. Аннары сарыкны савып, сөтен дә сөрткән идек. Тик ул баласын кабул итмәде. Хайваннар гына түгел, кешеләр дә шулай итә бит. Лапаска чыккан саен, йөрәк елый. Башта бу бәрәнгә сыер сөте имезмәкче идек. Тик аннары әнисен тотып торып, имезергә булдык. Бәрән хәбәр бирүгә аны саклап имезәбез, – ди Кукмара районының Төркәш авылында яшәүче Нурсинә Кәримова.

Ә менә күрше Рәис Басыйровлар да башка күренеш. Аларның күркәләре тавык чебиләрен чыгарган. Үзенеке булмаса да, аларны яратып ияртеп йөри икән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү