4 баласын җир куенына салган Фәрзәнә Зиннурова: «Берәүгә дә бала югалту хәсрәте язмасын»

«Халык бик ярдәмчел безнең. Оныкларыма ярдәмгә дип, бер белмәгән кешеләр акча сала. Каян белгәннәр?! Шул акчага кер юу машинасы алсам ярар микән? Кулларым бик сызлый бит кызым. Куркам да инде…»

Апас районы Югары Акхуҗа (Верхнее Аткозино) авылында яшәүче Фәрзәнә апа белән танышу әнә шулай башланды. Дөресрәге аның белән социаль челтәрләрдә таныш идек инде без. Ә бу юлы телефоннан сөйләштек. Шигырьләр яза ул. Шигъри юлларга үзәк өзгеч язмышын төреп бирә. Бу юллары бигрәк тетрәндерде:

Менә тагын ямьле язлар килде,

Яфрак ярды таллар, тирәкләр.

Сез генә юк, газиз балаларым,

Сезне сагынып өзелә үзәкләр…

Бу юлларны язган ана алты баласының дүртесен җир куенына иңдергән икән инде. Дүртенчесе – Алсуы узган елның 25 декабрендә вафат булган. Аңа кадәр, 1 декабрьдә Алсуның абыйсы бавыр циррозы авыруыннан гүр иясе булган.


– Бер-бер артлы киттеләр… Аралары 1 ай да юк бит, кызым. Алсу абыйсы өчен җан атты. Табибларга йөртте, ә бит үзенең дә хәле хәл булган. Үзен карарга җае да, вакыты да булмаган шул инде, нишлисең. Иртәгә хастаханәгә бара дигән көнне өзелде. Фельдшер белән хәлен белергә кергән идек… Берсеннән-берсе кечкенә өч баласы калды. Олысына –14, уртанчысына – 8, кечкенәсенә әнисен җирләгәндә нибары 3 яшь иде…

Фәрзәнә апа оныкларын үзенә ала. Икесенә опекунлык рәсмиләштерә, ә кечкенәсенең әтисе исән булганлыктан, документ бирмиләр.

– Апаска Путинның балаларга бирә торган 10 мең сум акчасын рәсмиләштерергә дип килгән идем бүген. Икесенә гариза яздым, аларның аталары исән түгел, ә кечкенәсенә атасы язарга тиеш икән. Ничек язар икән инде ул аны, биш ай үтте хәбәре дә юк, ярдәме дә дигәндәй… Аксубайга кайтып китте, эшләми дә диләр. Миңа бурычлар, кредит калды. Аена 16 мең сум кредит түлим. Калган 20 мең сумга өч баланы ашатам, киендерәм. Авырсынып әйтмим, син сорашканга әйтәм. Аллаһы Тәгалә сәламәтлектән аермасын, шушы балаларны кеше итәргә насыйп булсын. Бурычы да бетәр, балалар да үсәр. Озын гомерле булсыннар берүк…

Фәрзәнә апа хәле турында шагыйрә, алып баручы Альбина Бәширова үз сәхифәсендә сөйләгән иде. Шуннан соң ярдәм итүчеләр булган. Фәрзәнә апа шул кешеләргә рәхмәт укып дога кыла, ярдәм акчасына кер юу машинасы алсам, дөрес булырмы икән, дип баш вата. Әлегә өч баланың керен кул белән юа.

– Миңа – 67 яшь бит инде, кызым. Кулларым сызлый шул. Шуңа аптырап әйтүем. Бабаема 80 тулды. Кырык сигез ел бергә гомер иттек, күпне күрдек, кызым. Ул да авырый, аяклары авырта инде. Яшь чакта эштән курыкмадык, гектарлап-гектарлап чөгендерен дә алдык. Эштән бигрәк, хәсрәт бетерде безне. Башта икесе китте, аннары икесе. Син сорама инде язмышларын, бик авыр бит. Догада булыйк, мин дә белгәннәремне укырмын.

Фәрзәнә апага ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап номеры: 2202200859493650 (Сбербанк)

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү