Фәрит Мөхәммәтшин Cлавян язуы һәм мәдәнияте көне белән котлады

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның

Cлавян язуы һәм мәдәнияте көне белән котлавы

Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне Славян язуы һәм мәдәнияте көне белән котлыйм.

Бу бәйрәм 24 майда дөньяның күп илләрендә борынгы бөек мәгърифәтчеләр, апостолларга тиң булган изгеләр Кирилл һәм Мефодийны олы ихтирам белән искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Аларның фидакарь хезмәте ярдәмендә славян халыклары үз әлифбасына – «кириллица»га ия булды, язу башлангычларын өйрәнде, милли мәдәниятләрен саклап калуга һәм үстерүгә этәргеч алды.

Язма сүз, меңнәрчә еллар дәвамында кешеләргә яхшылык һәм гаделлек идеяләрен тапшырып, югары идеалларны таратуга ярдәм итеп һәм гомумкешелек кыйммәтләрен раслап, үзенең бөек бурычын үти. Бүген «кириллица» безне бердәм Россия Федерациясендә яшәүче һәм хаклы рәвештә аны үз Ватаны дип санау­чы тигез хокуклы халыкларның күпмилләтле берлегенә нык бәйләп тора. Ватаныбызның бай этномәдәни байлыгы, дөньяның сәяси картасындагы аның аерым урыны һәм данлы тарихы милләтара аралашуның алмаштыргысыз чарасы булган җанлы һәм көйле хәзерге рус телен тудырды.

Кадерле дуслар! Рухи чыганакларга мөрәҗәгать итүгә һәм күпгасырлык тарихи традицияләрне торгызуга соңгы вакытта аерым әһәмият бирелә һәм бу Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин башлап җибәргән Конституция реформасы кысаларында илнең Төп законына төзәтмәдә чагылыш тапты. Безнең уртак бурыч – борынгы бабаларыбызның мирасын сак­лау һәм арттыру, аларның югары әхлакый үрнәкләренә омтылу. Ышанам ки, бу бәйрәмне бөтен халыкларның билгеләп үтүе милләтара һәм динара татулыкны тагын да ныгытырга, тынычлыкка һәм бердәмлеккә омтылырга ярдәм итәчәк. Сезгә исәнлек-саулык, бәхет, иминлек һәм тынычлык телим!


Фикер өстәү