Рәсим Фасыйхов каз бәбкәләрен концерт куеп үстерә (ВИДЕО)

Автор-башкаручы, аранжировка остасы Рәсим Фасыйхов инстаграмдагы сәхифәсендә кызыклы бер видео белән уртаклашты. Монда ул каз бәбкәләрен җыр җырлап саклый, өйгә кайтырга да җырлап кына чакыра. Нәни бәбкәләр исә Рәсим тавышын ишетүгә торып, аңа таба йөгерә башлыйлар.

https://www.instagram.com/p/CAfjPocKvWv/?igshid=remqstal1bs

Рәсим Фасыйхов — Балтач районындагы Нөнәгәр авылыннан. Бәбкәләрне җыр-моң белән тәрбияләүчедән казларның тәртипләре турында сораштык.

— Тавышны югары нотада алып, бибиләрне судан чыгара идем. Куркытып, кычкырып чыгармый идек. Электән үк шулай инде. Кечкенәдән җырлап кына үстерәбез. Шуңа тавышка ияләшәләр дә, — ди Рәсим.

Җырлау казларга гына түгел, тавыкларга да ярый.

https://www.instagram.com/p/CAKlD4vKY4e/?igshid=254dw4jhzm5u

Чебешләрне, бәбкәләрне дә шулай моңга ияләштереп була икән! Иң мөһиме-үзебезнең көйләрне җырлагыз.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү