Рөстәм Миңнеханов: «Нефть чыгаруны киметү хисабына, ниндидер бер тотрыклылыкка ирешелә. Әмма башка юл юк»

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырган утырышларда нефть тармагындагы вазгыять турында сөйләштеләр
Кече нефть компанияләре җитәкчеләре белән киңәшмәдә агымдагы елның беренче кварталына йомгак ясадылар һәм алга таба үсеш бурычларын билгеләделәр. Рөстәм Миңнеханов беренче кварталда нефть базарының «ОПЕК+» алыш-бирешен туктатуның һәм коронавирус пандемиясенең тискәре нәтиҗәләре йогынтысында калуын билгеләп үтте. Март аенда Россия нефтенең уртача бәясе бер баррель өчен 29 доллар тәшкил итте. Бу – узган елның март аендагыга караганда 2,3 тапкыр кимрәк. Апрельдә Urals маркалы нефтьнең уртача бәясе бер баррель өчен 18 долларга калды (узган елның апрелендәге бәядән 4 тапкыр диярлек кимрәк). «Шуның аркасында, узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда керемнәр кимеде», – диде Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, коронавируска бәйле хәлләр икътисадка тискәре йогынты ясый. Бу нефть-газ секторына гына түгел, икътисадның барлык тармакларына да кагыла. «Шуңа да карамастан, республикада беренче квартал йомгаклары буенча уңай динамика сакланды», – диде Рөстәм Миңнеханов.
– Нефть сәнәгате икътисадыбызның этәргеч көче булып тора. Бу тармакта катлаулы вазгыять урнашты. Ил җитәкчелеге әлеге мәсьәләгә зур игътибар бирә. Бүген, шул исәптән нефть чыгаруны киметү хисабына, ниндидер бер тотрыклылыкка ирешелә. Әмма башка юл юк. Коронавирус проблемасы бөтен дөньяга кагылды. Нефть продуктларын һәм нефть химиясе продукциясен куллану базары нык кимеде. Бу безнең продукцияне чит илләргә җибәрүдә дә тискәре чагылыш тапты, – диде Татарстан Президенты.
«Нефтеконсорциум» ябык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Фәнис Вәлиев әйтүенчә, беренче кварталда кече нефть компанияләре 1 миллион 783 мең тонна нефть чыгарган. Бу билгеләнгән бурычтан 119 мең тоннага күбрәк. Кече компанияләр чыгарган нефтьнең өлеше республика буенча гомуми күләмнең 19,9 процентын тәшкил иткән.
«Татнефть» гавами акционерлык җәмгыятенең Директорлар советы утырышында компаниянең дүрт айдагы бюджетны үтәү йомгаклары каралды һәм июньгә бюджеты расланды. Директорлар советы «Татнефть»нең беренче кварталдагы җитештерү-хуҗалык эшчәнлеге йомгаклары белән танышты. Елның беренче өч аенда «Татнефть» төркеме 7 миллион 281 мең тонна нефть чыгарган. «Татнефть»нең ваклап сату челтәре аша 1 миллион 203 мең тонна нефть продуктлары сатып җибәрелгән. 2 миллион 700 мең данә шин эшләп чыгарылган.
Директорлар советы чит илләрдәге партнерлары белән хезмәттәшлекне дәвам иттерү һәм алга таба уртак проектларны планлаштыру турында карар кабул итте.


Фикер өстәү