«Штрафы да, вирусы да куркыта»

Казанның Дәрвишләр бистәсендә яшәүче Аделина Биккининаны кешеләрнең битлек-пирчәткәдән йөрергә кирәк икәнен, ниһаять, аңлаулары куандыра. Үзең турында гына кайгырта торган чак түгел бит. «Битлек-пирчәткәләрне беренче атналарда кибеттә, даруханәдә табу кыен булса да, кешеләр ничек тә сак­лану җаен таба иде. Авырсаң-авырмасаң да, син башкалар турында уйларга тиеш. Билгеле, битлектән йөрү арыта, һава җитми. Штрафлар салганнарын беләм. Мәсәлән, бер көнне автобуста пирчәткә кимәгән, әмма битлектән утырган кешегә кисәтү ясадылар. Икенче юлы инде андыйлар кисәтү белән генә котылмас», – ди ул.

Айзилә Гайнуллина да шундый фикердә. «Эшкә бу ике нәрсәсез кертмиләр. Хәтта тукталышта басып торганда да бәйләнделәр әле», – дип уртаклашты ул.

Сүз уңаеннан, Казанның бер тукталышы янында урнашкан кечкенә генә яшелчә, җиләк-җимеш сату ноктасында кибетче үзе үк башкаларның сәламәтлеген кайгыр­та. Керү ишеге янында бер тапкыр кулланыла торган битлек, пирчәткә, антисептик тора.

Районнарда, авыл җирлекләрендә вазгыять ничег­рәк? «Әйдә, ярый» дип кенә котылмыйлармы?

Актаныш районында базар һәм универсам әле дә эшләми икән. «Магнит» ише кибетләр, аерым керү урыны булган сату нокталары ачылган. Әмма битлек һәм пирчәткәсез анда да кертмиләр. Керү урынында, моны искәртеп, язу тора. Кайберләрендә: «Битлек-пирчәткәсез кешеләргә хезмәт күрсәтмибез», – дип тә язылган. Урамда һәркем битлек киеп йөри.

Узган атнада Кайбычның сату нокталарына да хокук сакчылары рейдка чыккан иде. Битлексез-пирчәткәсез кеше табылмаган.

Хокук сакчылары авылларга да еш чыга, рейдлар оештырыла. Такси, җәяүлеләрне дә туктаталар. Сәбәпсез-нисез урамга чыкмау – хәзер авылда да гадәти хәл.

«Казан – Шәмәрдән» автобусы шоферы Илфар Кәримов әйтүенчә, рейска кадәр автобус йөртүчеләр температура тикшерүе уза, битлек-пирчәткә, салфетка белән тәэмин итәләр икән. Автобусны дезинфекцияләү турында да онытмыйлар. Көненә ике-өч рейс ясала. Температурасы югары булган шоферны эштә тотмыйлар, ул өенә кайтып китә. Шәфкать туташлары исә аның хәлен телефоннан сорашып тора.

Арчаның бер авылында яшәүче танышыбыз әйтүенчә, ике көннең берендә авылга полиция бүлегеннән тикшерүчеләр килеп тора. «Урамда йөргәндә дә, бакча тирәсендә дә битлектән без, кесәдә пирчәткәбез бар. Штрафы да, вирусы да куркыта», – ди ул.

12 майдан башланган рейд нәтиҗәләре буенча, Мамадышта 130 беркетмә төзелгән. Шуларның 132се – физик затларның битлек һәм пирчәткәсез булуы аркасында. 16 беркетмә юридик затларга төзелгән.

Боларны кию ник кирәк?

Мәгълүм булганча, коронавирус һава аша тамчы рәвешендә, контактлы юл, өслекләр аша да тарала. Битлек һәм пирчәткә исә моңа физик каршылык булып санала.

Бер тапкыр кулланыла торган медицина битлеге сулыш юлларын инфекцияләрдән саклау өчен билгеләнгән. Мондый инфекцияләрнең иң киң таралган билгеләре – йөткерү һәм төчкерү. Йөткергән вакытта мик­роблар 2 метрдан алып аннан да күбрәк арага таралырга сәләтле. Андый битлекне 2-3 сәгатьтән артык кулланырга ярамый. Битлекнең сулыш алудан юешләнгәнен сизсәгез, димәк,   аны алмаштырырга вакыт.

Битлекне үзең тегеп кияргә дә мөмкин. Иң мөһиме – ул табигый тукымадан булсын, чөнки калын, синтетик материал аша сулыш алу кыен. Битлек ияктән алып, борынны тулысынча капларга тиеш, күз тирәсе генә ачык кала. Тукымадан, марлядан тегелгәннәрен өч сәгать саен юып, ике яктан да яхшылап үтүклиләр.

Пычрак өслекләр аша да вирус йога, дидек. Шуңа күрә пирчәткә кию дә мөһим санала. Медицина пирчәткәсе булмаса, башка төрлесен кияргә дә мөмкин. Пирчәткәле кулыгыз белән йөзегезгә кагылмагыз.

Җәмәгать урыны – кешеләр өчен даими рәвештә керү һәм файдалану өчен ирекле булган теләсә нинди урыннар, шул исәптән массакүләм чаралар уздыру, халыкка хезмәт күрсәтү һәм ял итү урыннары ул. Шулай итеп мәйданнар, юллар, бульварлар, урамнар, стадионнар, парк-скверлар, җәмәгать транспорты, вокзал, аэропорт, кибет, көнкүреш хезмәте күрсәтү, җәмәгать тук­лануы павильоннары, лифт та җәмәгать урыны санала.

Чулпан Гарифуллина

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы 


Фикер өстәү