«Ата-ана даны» орден медале белән бүләкләнгән 5 балалы Зыятдиновлар: «Бу бүләк безне башкалардан өстен итми»

Безнең кебек гаиләләр күп бит инде. Аерылып торган бер җиребез дә юк сыман. Барысы да кешенеке төсле…” – дип оялып кына башлады сөйләшүне Фирая ханым Зыятдинова. Шатлык уртаклашу нияте белән шалтыраткан идек. Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә Зыятдиновлар гаиләсен “Ата-ана даны” орден медале белән бүләкләделәр. Балтач районындагы Карадуган авылының ишле, матур гаиләсе алар.

Мондый бүләк дүрт һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче (яки тәрбиягә алучы) гаиләләргә бирелә. Шул ук вакытта бу гаилә сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, балаларының физик, рухи һәм әхлакый яктан үсешен кайгыртырга, гаилә институтын ныгытуда башкаларга үрнәк булырга да тиеш. Кыскасы, таләпләре күп. Фирая һәм Булат Зыятдиновлар гаиләсе исә бу таләпләрнең һәркайсына җавап бирә.

Көне буе котлаулар кабул итәбез. Ояла да башладык инде. Артык мактамагыз, мактатмагыз,яме. Булатым да яратмый… Бу бүләк кенә безне башкалардан өстен итми әле. Киресенчә, җаваплылыгы да бар, ди Фирая ханым татар хатын-кызларына хас тыйнаклык белән. Ә 21 еллык тарихы булган гаиләнең бәхет сере нидә соң?

Бүгенге көндә Булат Зыятдинов – “Игенче” хуҗалыгы рәисе, ә Фирая – һөнәре буенча тарих укытучысы, Балтачтагы Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музееның җитәкчесе.

Туй таныштырды

1999 елның апрелендә минем Булатның ике туганы Равилгә дус кызым кияүгә чыкты. Туйда мин кыз ягыннан шаһит идем. Булат белән шундатаныштык. Ул 10 көннән соң кияүгә чыгарга тәкъдим ясады миңа. Безнең авыл арасы – 35 чакрым. Аның машинасы бар иде, килгәләп йөрде. Миңа ул чакта 25, аңа – 30 яшь иде.

Тәкъдимне ничек ясавы кызыксындырадыр. Ул заманда кинолардагыча скрипкачылар чакыртып, җырлап, шарлар кабартып тәкъдим ясаулар юк иде ич әле. Ул вакытта розалы тәкъдим ясавы да әле ни тора! Тәкъдимне бер генә кеше ясады, чагыштырыр кешем юк, үзенчә әйбәт тәкъдим инде бу (көлә). Шундук ризалык бирмәдем! Уйлагач кына, икенче очрашкач кына риза булдым. Июньдә никах та, туй да үткәрдек. 21 ел аңлашып яшибез.

Булат мине шат күңелле, оптимист, тапкыр сүзлебулуы белән җәлеп итте.

10 елда – биш бала

Самат, Вахит, Газиз, Гөлсем, Фатыйх… Иңзурысына – 20, иң кечкенәләренә – 10 яшь.

Саматыбыз 9 ай да 9 көннән соң туды. Икенчесенә – 19 яшь тула. Бер-бер артлы таптым. 10 елда биш бала  – дүрт малай һәм бер кыз.

Исемнәрен болайрак сайладык. Саматныкын Булат исеменә охшатып куштык. Вахиткә исемне әтиебез Бакый тапты. Өченчебез Газизгә дә әти кушты. Аларның Юрга дигән шәһәрдә яшәүче бер туганнары бар иде. Ул 100 яшь тулырга алты көн кала бакыйлыкка күчте. Шуның хөрмәтенә куштык. Газиз исеме ул вакытта берәүдә дә юк иде әле. Гөлсемне үзебез, китаптан карап сайлап куйдык. Никтер башка исем эзләмәдек тә. Безнең биш балабызны да УЗИда бер үк табиб карады. Кечкенәбезгә исемне шуның хөрмәтенә куштык.

Өйдә бик булышалар. Хуҗалыгыбыз да зур. Барыбызга да эш җитә. Ике сыер, бозау, таналар да тотабыз. Катык, йогырт, каймаклар ясыйбыз. Тавык-чебиләр дә бар. Балаларга эш булсын дип тә тырышабыз, эшләп үссеннәр.

“Биш баланы ник таптым икән?” дигән уйныңбашыма да кергәне булмады. Булат – гаиләсендәтөпчек бала, ике апасы бар. “Абыем да, энем дәбулсын иде”,  – дип әйткәне дә бар аның. Күп, ишлегаилә турында хыяллангандыр инде. Балаларыма сөенеп туя алмыйм.

Улларым КАИда укый. «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы», «Нечкәбил», «Успешная семья Приволжья» кебек бәйгеләрдә, фестивальләрдәкатнашып, җиңүләр яуладык. Көн дә җыелышып чыга идек тә китә идек.

Төп теләк

Балалар турында мактанып сөйлисе килми. Барлык ата-ана да балаларына яхшы булсын дип тели. Һәркем баласын яратып, кеше янында кешечә булсын дип тәрбияли. Шундый матур гаиләләр бар! Безнең якта да алар шундый күп. “Мактанганнар инде, менә хәзер шулай булды” – дип, кызарырлык булмасын инде безгә дә.

Әле бер көнне радиода котлау тыңлап торам. Бер әнине бөтен балалары котлый. Алар әллә җидәү, әллә унмы инде… Бөтенесе парлы, бөтенесе эшле-ашлы, тормышта үз урынын тапкан, исән-сау. Әниләрен котлыйлар! Мин дә: “Безгә дә шундый картлык насыйп итсен!” – дип теләдем. Бәхет ич бу?!  

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү