Дәүләт Думасы Рәисе республика юбилее белән котлады

Татарстан Дәүләт Советына Россия Федерациясе дәүләт хакимияте югары законнар чыгару органнары, ил субъектларының төбәкләр парламентлары, чит илләр парламентлары җитәкчеләреннән котлау телеграммалары алына.

Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинның изге теләкләр тулы котлавы беренчеләрдән булып килде. «Дәүләт Советы депутатларын һәм Татарстанда яшәүчеләрнең барчасын ТАССР оештырылуга 100 ел тулу уңаеннан котлыйм, – диелә Дәүләт Думасы җитәкчесенең Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменә юлланган телеграммасында. – Республика шушы вакыт эчендә зур юл үтеп, бүген Россиядә икътисади яктан нык үсешле төбәкләрнең берсе булып тора. Татарстанда, федераль үзәк ярдәменә таянып, халыкның тормышын яхшырту, социаль мәсьәләләрне хәл кылу өчен бик күп эшләнә». Вячеслав Володин татарстанлыларның илне һәм күпмилләтле Россияне хезмәт сөючән татар халкының мәдәнияте, традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән баетуга зур өлеш кертүен билгеләп үтеп, республикада яшәүчеләрнең барчасына сәламәтлек һәм уңышлар тели.


Фикер өстәү