Коронавирус табылу очраклары көнгә 20-30дан артмаган очракта җәмәгать туклану урыннары ачылачак

Үзизоляция кайчан бетәр, барлык оешмалар кайчан элеккечә эшли башлар? Болар бүген күңелдән төшми торган сораулар. Тик аңа Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина да кистереп кенә җавап бирми.

– Барлык оешмалар эш башласын өчен ковид-19 авыруы таралу күрсәткече  0,8 проценттан кимрәк булырга тиеш, – ди ул. – Хәзергә – 0,9 процент. Бер-ике атна эчендә авыручылар кимесә, бу күрсәткечкә килеп җитүебез дә ихтимал.

Саннар буенча фикер йөртсәк, республикада соңгы атналарда 60-70 кешедә яңа коронавирус табыла. Сырхаулар 80-90га җиткән чаклар да булды. Республикада барлык авыручыларның 15 проценты – 65 яшьтән өлкәннәр. Биш проценты  балаларга туры килә. Бала-чагада симптомсыз очраклар күбрәк күзәтелә һәм алар чирне җиңелчә уздыра. “Бу исә балалар урамда үз иркендә йөрергә яки алар катнашында бәйрәм чаралары үткәрергә ярый дигән сүз түгел, – ди Марина Патяшина. – Барган урыннарыннан чир ияртеп кайтып, аны өйдәгеләргә таратырга мөмкиннәр. Шул ягы куркыныч та инде”.

Аның әйтүенчә. эшкә чыккан коллективларга да туарылырга иртәрәк әле, саклану чаралары, дистанция сакланырга тиеш. Авыручыларның 30–40 проценты чирне кайда, кемнән иярткәнен аңлата алмый. Бер генә кеше авырса да, якыннары, хезмәттәшләре, соңгы арада аралашкан барлык танышлары тикшеренү уза. Роспотребнадзор вәкилләре оешмаларны да тикшереп йөри. Кагыйдәләрне санга сукмаучылар да очрый.

– Күп кеше урамда, җәмәгать транспортында, кибетләрдә битлек, пирчәткә кия, эшкә килгәч, аларны салып куя. Бу бер дә дөрес түгел, – ди республиканың баш санитария табибы. – Саклану чараларын күрмәүче оешмалар хакында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка атна саен җиткереп торабыз. Оешма җитәкчеләре ул хакта белә һәм бу аларга штрафтан да көчлерәк тәэсир итә. Берсенең дә, Президент каршында, начар яктан телгә алынасы килми. Икенче атнада яңадан тикшергәндә, тәртип бозу очраклары бетерелгән була.

Татарстанда коронавирустан тест тикшерүе күбрәк үткәрелә башлаган. 8 майга кадәр көнгә 3 мең кешене тикшерсәләр, ул эшкә хосусый клиникалар да кушылгач, 4,5 мең кешене колачларга мөмкинлек туган. Чикләүләрнең беренче этабыннан чыгу өчен тагын бер күрсәткеч исәпкә алына:  республикада оешкан госпитальләрдә ятак урыннарның 60 проценттан артыгы буш булырга тиеш. Бу атна башында Казан мэры Илсур Метшин, “битлек режимы” Яңа елга кадәр сузылачак, дип куркыткан иде. Марина Патяшина: “Битлекне көзгә хәтле кияргә мәҗбүр булырбыз әле”, – диде. Җәмәгать туклану урыннары коронавирус  табылу очраклары көнгә 20-30дан артмаган очракта гына ачылачак.

Фәния Арсланова

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Фикер өстәү