“Оргсинтез” заводы “Ярдәм янәшә” хәрәкәтенә ярдәм йөзеннән республика волонтерлар штабына бүлмә биргән

Россиянең иң зур предприятиеләреннән берсе – Казан “Оргсинтез” гавами акционерлык җәмгыяте “Ярдәм янәшә” Республика иҗтимагый хәрәкәтенә ярдәмгә килгән. Компания җитәкчелеге карары белән “Химиклар” Мәдәният йорты бинасында  республика хәрәкәте эшчәнлеген җайга салучы Социаль ярдәм штабы эшен оештыру өчен гомуми мәйданы 100 кв. метрлы берничә бүлмә бушлай файдалануга бирелгән. Биредә үк 25 операторга исәпләнгән колл-үзәк (операторлар республикада яшәүчеләргә нинди ярдәм кирәклеге турында мәгълүматларны  туплый) урнаштырылачак. Шулай ук штаб мәйданчыгында хәрәкәт әгъзалары – ихтыяри ярдәмчеләр өчен өйрәтү характерындагы чаралар үткәреләчәк.

– Үзизоляциядәге кешеләргә ярдәм итү өчен волонтерлар эше кайчандагыга караганда да кирәгрәк хәзер, – ди волонтерлык штабы координаторы, “Татарстан Республикасы Ихтыярилар хәрәкәте мәгълүмати-ресурслар үзәге” коммерциясез оешмасы директоры Айрат Мөбарәкшин. – Яңа бүлмәләр безгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр өчен җәһәт кенә “Кайнар линия” оештырып, аны эшләтеп җибәрү мөмкинлеге бирәчәк. Бүлмәләрнең зур мәйданлы булуы безгә штабны үзебезгә эшләү өчен бик уңайлы итеп урнаштыруга ярдәм итте.

“Ярдәм янәшә” республика иҗтимагый хәрәкәте республикада яшәүчеләргә төрле яклап ярдәм күрсәтү максатында оештырылган. Ул халыкның хәлен җиңеләйтүгә юнәлдерелгән барлык җәмәгать башлангычларын берләштерә. Хәрәкәт сафларында инде 60 меңнән артыграк кеше исәпләнелә. Болар– сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, эшмәкәрләр, спортчылар, иҗтимагый һәм коммерциясез оешмалар лидерлары, гади халык. Аңа һәр көн саен бөтен Татарстаннан яңа кешеләр килеп кушыла. Социаль ярдәм штабы әгъзалары – кешеләргә беренчеләрдән булып булышырга карар иткән иҗтимагый оешмалар, ихтыярилык һәм волонтерлык берләшмәләре, хәйрия фондлары җитәкчеләре һәм эшмәкәрләр.

Безнең белешмә

Казан “Оргсинтез” гавами акционерлык җәмгыяте Россия Федерациясендә иң зур предприятиеләрнең берсе булып тора (ТАИФ компанияләре төркеменә керә). Россиядә җитештерелә торган барлык полиэтиленның 40%ын һәм поликарбонат (100%) эшләп чыгара. Продукциясе исемлегендә – полиэтилен, полиэтилен торбалар, фенол, ацетон, А бисфенолы, поликарбонатлар. Еллык җитештерү күләме 1,7 миллион тонна тәшкил итә. Предприятие Россия җитештерүчеләре арасында полиэтиленны иң күп күләмдә чит илгә сатучыларның берсе булып тора. Продукциясен дөньядагы 31 илгә җибәреп килә.


Фикер өстәү