Туган көнең белән, Татарстан!

Татар иле

Син – шатлык та безнең,

Син – әрнү дә,

Сиңа тулды бүген бер гасыр.

Татарларның бәхете дә

булдың,

Сагышы да булдың, и ТАССР.

Күпме татар синнән

читтә калды,

Чит итмәдең ләкин берсен дә.

Колач җитмәс иркен

Татар иле,

Бу гүзәллек балкый бер синдә!

Башка җирдә телләр

киселгәндә,

Ана теле сиңа сыенды.

Кочагыңа алып бар татарны

Өләшерсең әле җылыңны.

Син үсәрсең, син ныгырсың әле,

Гасырларның ватып чикләрен.

Алтын Урда, Казан,

Болгар иле –

Алары да синең үткәнең!

Ничә буын синдә туып үскән…

Чал тарихка йөз ел аз әле.

Үткәннәрең белән киләчәкне

Нурга күмеп кенә яз әле.

Син – дөньяның иң

мәһабәт җире,

Син – алышта батыр

арыслан!

Алда бөек меңьеллыклар

көтсен,

Мәңге яшә, гүзәл Татарстан!

Рифат СӘЛАХ

 


Фикер өстәү