Район пропискасы белән Казаннан ипотека алып буламы?

Мин – Казанда яшим. Әмма ике балам белән авылда пропискада торам. Социаль ипотека белән фатир алмакчы идем. Район пропискасы белән Казанда чиратка басып буламы?

Фәридә

Әлеге сорауга Татарстан торак фондының матбугат җитәкчесе Гөлзада Кычакова җавап бирә:

– Район җирендә теркәлгән кеше Казаннан фатир ала алмый. Аңа район башкарма комитетына барып, тиешле документларны тапшырырга һәм чиратка басарга кирәк.

 

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы 

 


Фикер өстәү