Социаль ипотекага беренчеләрдән булып фатир алган Айзирәк Гәрәева-Акчура: «50 мең сум белән фатир алдым»

2005 елда Татарстанда уникаль проект – социаль ипотека программасы эшли башлый. Дәүләт торак фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла торган бу чара бюджет өлкәсендә эшләүче меңәрләгән гаиләгә арзан бәядән фатир алу мөмкинлеген бүләк итте.

Беренчеләрдән булып социаль ипотека программасы буенча фатир алучылар арасында журналист Айзирәк Гәрәева-Акчура да бар. Аңа бу бәхет 2007 елда елмая.

Югары уку йортын тәмамлаган, әлегә гаилә кормаган ялгыз яшь белгеч ничек итеп фатирлы була ала? Башта мин шушы сорауга ярты елга якын җавап эзләдем. Бөтен банк ипотекаларын тикшереп чыктым. Процентлары күп, беренчел кертем күләме зур иде. Хезмәт хакының да саллы булуы кирәк иде. Кыскасы, бу юл белән фатирлы булырга мөмкин түгел, дигән нәтиҗә ясадым, – ди Айзирәк.

Аннары ул дәүләт программаларын өйрәнергә керешә. Бераздан, аның һәм күпләрнең бәхетенә, социаль ипотека программасындагы бер пунктны үзгәртәләр. Хәзер инде монда ялгызларга да катнашу мөмкинлеге бирелә.

Программаны гамәлгә куючыларның иң кирәкле адымы булды бу, миңа калса… Документларны районга кайтып җыйдым, чөнки теркәлүем шунда иде. Ә ул вакытта бу программада «прописка»ның кайда булуы мөһим түгел иде. Таләпләр мин фатир алгач, бер атнадан соң үзгәрде. Мин инде аңа кадәр конкурста отарга өлгердем. Анда җиңәр өчен беренчел кертем булуы шарт иде. Минем ул чакта кулда 20 мең сумлап акча бар иде. Әни 30 мең бирде. Шулай итеп 50 мең сум акча булды, – дип искә ала ул елларны Айзирәк.    

Айзирәк фатирны Юдино бистәсеннән ота.

Ерак булса да, мин бик сөендем. Буш фатирда телефоннан якын кешеләремә шалтыратып утыруым әле дә хәтердә. Хәзер дә бу программаны тормышка ашырганнарына мең рәхмәт укыйм. Минем кебек яшь белгечләргә бик зур ярдәм булды, – ди ул.

15 ел эчендә әлеге программа буенча республикада 122019 фатир сафка баса. Аның кысасында башка төрле торак программалары да эшли. Шулай итеп, 7410 фатир – яшь гаиләләр, 6164е – Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм ветераннар өчен төзелә. Болардан тыш, 5667 гаилә авария хәлендәгеторактан күчерелә, 8607 фатир авылда эшләүче белгечләр һәм яшь гаиләләргә, 2857се ятимнәргә бирелә. «Аренда торагы» программасы буенча да 3493 фатир сафка баса.

Фатир алгандагы ташламалы шартлардан тыш, чиратка басканнан соң балалары туган очракта, гаиләләргә 200 мең сум дәүләт ярдәме – «бүләк»бирелә. 15 ел эчендә социаль ипотека буенча фатир алган гаиләләрдә генә дә 51 944 бала туа. Аларга 9,7 млрд сум күләмендә ярдәм күрсәтелә.

Зөһрә Садыйкова

 


Фикер өстәү