Татьяна Кузьмина, «Уял» ансамбле җитәкчесе, туган як тарихы музее мөдире:
– Татарстан Республикасы – безнең өчен төрле халыкларның милли мәнфәгатьләре кайгыртыла торган бик кадерле җир ул. Без, марилар, Татарстанда торуыбыз белән горурланабыз. Безнең Улисьял – Балтач районындагы бердәнбер татар авылы.
Татарстан Республикасы юбилее – республикабызның барча халыклары өчен дә бәйрәм ул. Хәзер ничек тату, матур яшәсәк, киләчәктә дә шулай күңелле яшәргә насыйп булсын иде. Шөкер, бездә мари, удмурт, чуаш, мордва балалары мәктәпләрдә үз телен өйрәнеп-укып үсә. Киләчәктә дә республикабыздагы аз санлы халыкларның хокуклары шулай яклансын, туган телләре укытылсын, халыкларыбыз тату-бердәм булсын иде.
Олег Васильев, умартачы, технология укытучысы, Менделеевск районы:
– Татарстан Республикасы – минем ватаным ул! Монда минем туган җирем, туган авылым! Биредә әби-бабаларым туып үскән, шушында бакыйлыкка күчкән. Монда, кем әйтмешли, миңа һәр түмгәк таныш.
Юбилей уңаеннан, әлбәттә, иң элек республикабыздагы барча халыкларның элеккечә дус-тату яшәүләрен телим. Җәмгыятебездә һәрвакыт гаделлек, социаль тигезлек булса иде. Кеше кешегә дус, туган, иптәш дип карасын! Балаларыбыз борынгы мирасыбызны, гореф-гадәтләребезне, туган телебезне яхшырак белеп үссен иде. Татарстанда моңа бөтен шартлар булдырылыр дип ышанам.
Николай Сторожев, Алексеевск районы Чуаш үзәгенең шәрәфле рәисе:
– Татарстанда туып үскәнемә бик шатмын. Монда үстем, белем алдым, яраткан эшемне таптым, гаилә кордым. Хәзер балаларым, оныкларым белән бергәләшеп бик тату, рәхәт яшәп ятабыз. 46 еллык хезмәт стажым бар, дип бүген горурланып әйтә алам. Мин үз язмышымнан, Татарстанда гомер сөрүче чуаш халкы язмышыннан, гомумән, республикам язмышыннан бик канәгать.
Татарстан Республикасы – Россиянең барча төбәкләрен әйдәп баручы ул. Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең һәм хәзерге Президенты Рөстәм Миңнехановның зур казанышы бу. ТАССРның йөз еллыгы уңаеннан сөекле республикабыз җитештерүнең барлык тармакларында тагын да зуррак уңышларга ирешсен, халыкларыбыз тагын да мулрак тормышта яшәсен иде дип телим. Күкләребез һәрчак аяз, кояшлы, табыннарыбыз гел түгәрәк, күңелләребез һәрвакыт күтәренке булсын иде.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat