Казанны үзгәрткән 5 ВАКЫЙГА

Татарстан  башкаласының 1000 елдан артык тарихы барлыгын раслаган дәлилне Казан Кремлендә археологик эзләнүләр барышында эзләп таптылар. 920 – 930 елларда сугылган дип фаразланган чех монетасы иде ул. Юбилейны зурлап билгеләп үтәр өчен 1999 елда Россия Президентының махсус указы чыкты. Дәүләт комиссиясе төзелде, максатчан федераль программа пәйда булды. Зур чаралар уңаеннан Казанда күптән көтелгән метроны төзи башладылар. Аны нәкъ менә 1000 еллык бәйрәм ителгән көннәрдә эшләтеп җибәрделәр. Татарстан башкаласының символына әверелгән Кол Шәриф мәчете дә әнә шул елларда калкып чыкты. Казансу аша салынган «Миллениум» күпере дә бәйрәм истәлекләренең берсе буларак тарихка кереп калды. Казанда Санкт-Петербург һәм Мәскәү урамнары барлыкка килде, «Ак барс» юбилейга чемпионлык исемен яулый алмаса да, республиканың төп командасы яңа «Татнефть-Арена»га күченде. Ат спорты үзәге төзелде, тарихи биналар яңартылды. Юбилей көннәренә туры китереп, Казанда БДБ илләре саммиты һәм Россия Дәүләт Советының күчмә утырышы узды. Опера һәм балет театрында узган җыелышта исә Россия Президенты Владимир Путин чыгышының бер өлешен татарча сөйләде. Бәйрәм чаралары берничә көн дәвам итте. 1000 еллык юбилей Казанга социаль-икътисади юнәлештә бер баскычка өскәрәк күтәрелергә ярдәм итте. Әмма ул гына түгел. Әлеге вакыйгалардан соң Казанны Россиянең өченче башкаласы дип дә йөртә башладылар.       

Универсиада

1000 еллык юбилейдан соң туктап калырга ярамый иде. Спортка аерым мөнәсәбәт күрсәтелгән республикада тагын бер зур чара уздыру фикере барлыкка килде. Россиядә әле бик үк билгеле булмаган Универсиаданы Казанда оештыру тәкъдимен беренче булып кемнең җиткергәнен төгәл генә әйтеп булмый. Әмма шунысы хак: мондый зур ярышның  барлыгын бездә ул вакытта бары спорт белгечләре генә белә иде. 2011 елгы Җәйге Универсиаданы кабул итү нияте килеп чыкмады. Халыкара студентлар спорты федерациясе (ФИСУ) ул ярышны Кытайдагы Шэньчжэнь каласына тапшырды. Казанга исә бу чараны 2013 елда уздыру насыйп булды. Студентлар Олимпиадасы дип тә йөртелүче әлеге ярышлар Татарстан гына түгел, бөтен Россия өчен әһәмиятле вакыйгага әверелде. Беренчедән, моңа кадәр Универсиада ил тарихында нибары бер мәртәбә – 1973 елда Мәскәүдә узган. Икенчедән, СССР таркалганнан бирле Россиянең бу дәрәҗәдәге комплекслы спорт чарасы оештырганы юк. Өченчедән, Казан Универсиадасы 2014 елда Сочида буласы Кышкы Олимпия Уеннарының репетициясе дип аталды. Әлеге чара Татарстан башкаласын да, анда яшәүчеләрне үзгәрергә мәҗбүр итте. Биш ел эчендә Казанда өч дистәгә якын спорт корылмасы, шул-исәптән, «Казан-Арена» стадионы, Су спорты төрләре сарае, Теннис академиясе калкып чыкты, студентлар шәһәрчеге төзелде, яңа юллар, метро станцияләре, аэропортның яңа терминалы, «Казан-2» тимер юлы вокзалы барлыкка килде. Татарстан башкаласына меңләгән турист аяк басты. 6 – 17 июль көннәрендә узган Универсиада ярышларында спортның 27 төрендә 162 илдән 11759 спортчы чыгыш ясады. Аларга барлыгы 351 комплект медаль тапшырылды. Россия җыелма командасы 155 алтын, 75 көмеш, 62 бронза медальгә ия булды. ФИСУ президенты Клод-Луи Галльен Казандагы ярышларны Универсиада тарихында иң яхшысы дип атады.

Спортның судагы төрләре буенча дөнья чемпионаты

Әле Универсиадага кадәр үк Казанның 2015 елда тагын бер зур чара кабул итәсе билгеле булды. Дөньяда тамашачының игътибарын иң нык җәлеп иткән спорт чараларының берсен уздыру хокукын Казанга 2011 елда тапшырдылар. 24 июль – 9 август көннәрендә узган ярышлар башланганчы ук рекордлар белән истә калды. Моңа кадәр узган чемпионатларда 190 илдән килгән 2500 спортчының 75 комплект медаль өчен ярышканы юк иде. Россия Спортның судагы төрләре буенча дөнья чемпионатын тәүге мәртәбә кабул итте. Кайбер ярышларны исә «Казан-Арена» стадионында корылган махсус бассейнда оештырдылар. Россия йөзүчеләре, Казанда 9 алтын, 4 көмеш һәм 4 бронза медаль отып, командалар арасында өченче урынны алды. Халыкара йөзү федерациясе (ФИНА) президенты Хулио Маглионе Татарстан башкаласындагы ярышны тарихта иң яхшысы дип атады. Шулай булмаса, 2025 елгы дөнья чемпионатын оештыру хокукын янә Казанга тапшырмаслар иде.

Футбол буенча дөнья чемпионаты

Дөнья чемпионатына бер ел кала Казан Конфедерацияләр Кубогының дүрт матчын кабул итте. Мексика, Чили, Россия, ул вакытта әле чемпион исемен йөрткән Германия командаларыннан тыш, Татарстан башкаласында дөньядагы иң шәп ике футболчының берсе саналган Роналду белән бергә Португалия уенчылары да чыгыш ясады. Ә бу инде –  планетада иң киң таралган спорт төре җанатарларының күзе Казанда дигән сүз. Ул гына да түгел, Роналду бездә ике матчта уйнады. Конфедерацияләр Кубогы тәмамланып, бер ел узгач, Россия Дөнья чемпионатын кабул итте. Тарихта тәүге мәртәбә. Татарстан башкаласында алты матч узды. «Казан-Арена» кырына соңгы ике чемпионатның чемпионнары Испания һәм Германия, төп фаворитлардан саналаган Бельгия һәм Бразилия көчле көндәшләрне өркеткән Иран, Көньяк Корея, Австралия, Польша һәм Колумбия чыкты. Бездә дөньядагы иң шәп ике футболчының икенчесе Месси (Аргентина) уйнады һәм 2009-2010 елларда «Рубин»га каршы узган матчлардагы кебек бу юлы да җиңү тәмен татый алмады. Ахырда исә чемпион исемен яулаячак француз футболчылары Казанда ике матч уздырды. «Казан-Арена»дагы матчларны барлыгы 254451 кеше тамаша кылды. Татарстан башкаласына җыелган 300000 турист тагын киләсен әйтеп кайтып китте. «Сез зур эш башкардыгыз һәм соңгы ике атнада гына түгел, ә соңгы берничә елда чемпионатка әзерләнүегез белән горурланырга тиешсез. Үзем өчен шундый искиткеч шәһәр ачканыма бәхетлемен. Миңа дөньяның иң матур шәһәрләренең берсендә эшләргә туры килде», – диде ФИФА президенты Джанни Инфантино Казан турында.

Һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты

Һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты да Россиядә тәүге мәртәбә узды. Ярышлар нибары дүрт көн дәвам итте, әмма әнә шуның өчен яшь осталарны әзерләү, алар өчен шартлар булдыру һәм бу эшне дәвам иттерү өчен тулы бер система корырга туры килде. Монысы медаль яулау гына түгел, дөньядан артта калмау өчен дә кирәк. «Бу хәрәкәт Россиядә популярлык казанды. Аңа ярты миллион кеше кушылды инде. Безнең илдә WorldSkills хәрәкәте яңача белем бирүнең бер өлеше булып тора», – диде Россия Президенты Владимир Путин WorldSkills Kazan 2019 чемпионатның ябылу тантанасында. 56 юнәлеш буенча узган ярышларда 63 ил һәм төбәктән җыелган 1354 яшь оста чыгыш ясады. Ил җыелма командасы составында Татарстаннан 14 егет һәм кыз чыгыш ясады. Оскар Арсланов һәм Эмиль Мифтахов бронза медальгә ия булдылар. Ислам Нигъмәтуллин көмеш медаль отты. Чаллыдан Айдар Минеев җиңүче булып танылды. Әлеге чарага кадәр дөнья чемпионатында беренчеләрдән булып Future Skills һәм WorldSkills Juniors юнәлеше буенча җиңүчеләр ачыкланды. Җиңүчеләр исемнәрен чемпионатка дип махсус төзелгән «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендәге Илһам Шакиров исемендәге залда яңгыраттылар.

Илнар Хөснуллин

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү