Кама елгасы аша салынган күперне төзүдә катнашкан Илфар Гыйльметдинов: «Анда киткән тимернең чуты юк»

20 мең тонна тимер,27 миллион куб метр ком… Саескан Тавы янындагы  Кама елгасы күперенсалу өчен әнә шуның кадәр чимал киткән. «Күпер төзү –юллар салу гына түгел, ул күпкә катлаулырак. Бертуктаусыз суда эшләргә кирәк», – ди Саескан Тавындагы Кама елгасы аша салынган күперне төзүдә катнашкан Илфар Гыйльметдинов.

Илфар Гыйльметдинов бүген «Иделдорпроект»җәмгыятенең генераль директоры, ул вакытта Татарстан юл фондында  бүлек җитәкчесе, соңрак беренче урынбасар булып эшләгән. 1996 елда Чаллыдан килгән төзүче күпернең беренче чиратын төзүдә катнашкан. Аны алты ел буе төзегәннәр. Кама күперенең икенче чираты исә 2016 елда 30 августта ачылды. Әлеге проектXXIгасырда республикадагы иң зур вакыйгаларның берсе булды. Озынлыгы 14 чакрымга сузылган  күпер бигрәк тә республиканың  көньяк районнарында яшәүчеләргә юл газапларын оныттырды. Корылма 1600 метрлы Кама күперен, Архаровка (560 метр), Курлянка (79 метр) елгасы күперләрен, күпергә керү эстакадасын, күпернең икенче ягында бәйләгечне тоташтыра.

Казан – Чаллы юлын салганда паром аша ешйөрергә туры килде. Көнгә ике паром  йөри,кайчагында өченчесен куялар иде. Иртән сәгать биштә барып чират аласың, машиналарбиш чакрымга сузыла. Көн буе көтеп тә кичүне чыга алмаган яки  кичкә генә барып җиткән  чакларбулгалады. Хәзер бер ярдан икенчесенә чыгар өченнибары 10 – 15 минут вакыт җитә, – ди Илфар Гыйльметдинов. Күпер ул араларны якынайта, шәһәрләр, туганнар, кешеләр арасындагы җепләрне бәйли. Әлеге федераль проект безне республиканың көньяк районнары белән генә түгел,Оренбург, Самара, Казахстан, Урта Азия  дәүләтләре белән тоташтырды.

Элеккеге Татарстан юл фонды, бүгенге «Главтатдортранс» җәмгыяте  Кама күперен төзүдә беренче заказчы була. «Киевсоюздорпроект» оешмасы аның проектын  тәкъдим иткән. Кама күперен төзү эшен  Саратовтагы трестка караган күперләр төзүче 3нче отряд  оешмасы башкара. Хәзер андый оешма юк икән инде.

Илфар Гыйльметдинов әйтүенчә, башта нигезләрен утырту (свай) төшерү өченсуда урыннар бүлеп алына. Свай дигәнең, диаметры 2 метр булган  уртача 35 шәр метрлы торбалар. Шуларны 23әр метр тирәнлектә  җир төбенә беркетергә туры килгән. Аннан торбалар  эченнән суын, балчыгынсуыртып алганнар. Бу  кое казуга тиң. Әлеге эшләр «Бауэр» немец фирмасының яңа  техникалары ярдәмендә башкарылган. Каты җиргә чыккач, арматура төшереп, бетон белән тутырганнар. Свайлар өстенә опора (терәүләр) беркетелә. Язын боз кузгалганда зыян китермәсен өчен терәүләрнең өске өлеше махсус бетон капкачлар белән әйләндереп алынган. Алар өстенә күпернең тимердән торган өске өлешен беркеткәннәр.

Кама елгасында ыгы-зыгы бер дә кимемәгән. Баржалар әрле-бирле күпер өчен  барлык кирәк-яракларны ташыган. Төзүчеләр исә кышкы суыклар, җәйге челлә дип тормыйча, үз эшен җиренә җиткереп башкарган.

   – Анда киткән тимернең чуты юк. Горький исемендәге Яшел Үзән суднолар төзүзаводында Түбән Тагил һәм башка заводлардан китерелгән тимерләрнеябыштырдылар. Моңа кадәр заводның андый эш белән шөгыльләнгәне булмаган. Алар 21шәр метрлы тимер өслекләрне ясады. Шуларны бер-берсенә ябыштырдык, соңыннан аны этеп күпергә урнаштырдык. Күз алдына китерегез, 1600 метрлы өслек бу. Аны тоташтыруиң авыры булгандыр. Бер башыннан икенчесенә эткәндә, ул сыгылып китә иде, – дип искә ала Илфар Гыйльметдинов.

Татарстанның ул вакыттагы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Владимир Швецов һәр оешманың эшен контрольдә тоткан. Шуңа күрә дә күпер вакытында куллануга  тапшырылган. Илфар Гыйльметдинов безгә аның беренче өлешетурында сөйләде. Икенче чиратын төзү эше 2003 елның апрелендә башлана. Объектны төзүдә «Главтатдортранс» ДКУ дәүләт заказчысы, «Каздорстрой» АҖ генераль подрядчы була.Юлларны  «Каздорстрой» белән «Алексеевскдорстой»  оешмалары салган.  

Кама күпереннән  тәүлегенә  20 меңгә якын машина уза. Күпер  100 елга исәпләнгән. Бу әлешушы вакыттан соң җимерелә дигән сүз түгел. Бәлкем, капиталь ремонт кирәк булуы бар, – ди Илфар Гыйльметдинов.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү