Татарстанга «Путин түләүләре»нә 8,5 млрд сум акча бүлеп бирелгән

Татарстанга балаларга «Путин түләүләре»нә якынча 8,5 млрд сум бүлеп биргәннәр. Бу хакта Россия Пенсия фондының республика буенча бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Республикада 770 меңнән артык 3 яшькә кадәрге һәм 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге бала 5 һәм 10 мең сум түләүгә дәгъва кыла», диелә хәбәрдә.

Татарстанда өч яшькә кадәр балалары булган гаиләләрнең күбесе вәгъдә ителгән финанс ярдәмне алды. 3 яшьтән 16 яшькә кадәрге балаларга түләүләрне быелның 1 июненнән бирә башлаячаклар.

Акчалата ярдәмгә гаризаны шәхси кабинетта дәүләт хезмәтләре порталында яки күп функцияле үзәккә шәхсән килеп бирергә мөмкин. Гаризаны 1 октябрьгә кадәр бирергә кирәк.

«Гаризаның электрон формасын тутырганда бернинди кыенлыклар да тумый, баланың туу турында таныклыгы, СНИЛС һәм банк реквизитлары гына кирәк булачак, аны онлайн-банкта карарга мөмкин. Гаризаны төгәл итеп тутырырга кирәк, бу алынган гаризаларны эшкәртү процессын һәм түләүләрне күчерүне шактый тизләтәчәк, — дип хәбәр итә матбугат хезмәте Татарстан Пенсия фонды башлыгы Эдуард Вафинның сүзләрен.

Татарстанлыларны уяу булырга чакыралар, чөнки Россия Президентының балаларга түләү турында белдерүдән соң мошенниклар ялган сайтлар ясый башлады. Аларның адреслары һәм дизайны дәүләт хезмәтләре порталына бик охшаган. Мошенниклар корбаны булмас өчен, гаризаларны бары тик gosuslugi.ru рәсми сайтында гына тутырыгыз.

 


Фикер өстәү