100 яшьлек Халидә апа Гәрәева: «Дөнья матур, мин барыннан да канәгать»

Актаныш районының Пучы авылында ТАССР яшьтәше Халидә апа Гәрәева яши. Халидә апа шушы авылда (ул чакта Калинин районы) 1920 елның 6 маенда дөньяга килә. Әтисе мулла, әнисе тирә-юньгә танылган аш-су остасы була.

Йөзьяшәр әби Мөслим районында узган яшьлек елларын искә алды. Ул 1944 – 1947 елларда Казандагы партия мәктәбендә укый. Аны тәмамлагач, Актаныш районының Качкын авылына математика укытучысы итеп җибәрәләр. Озакламый Мөслим районына эшкә күчерәләр. Иске Сәет авылы мәктәбендә укыта башлый ул. Өч елдан рус теле укытучысы Касыйм Миргалимов белән гаилә коралар. Яшь гаиләгә клуб почмагыннан өй җиткереп бирәләр. Шул кечкенә генә йортта өч бала Рөстәм, Рамилә, Рәфидә үсә.

Сугыштан соңгы авыр еллар... Ир-атларның байтагы фронттан кайтмый. Исән-имин кайтучылар да тиз генә мантый алмый. Кая карама ярлылык, юклык. Хатын-кызлар көн буе колхоз эшендә. Балаларга тәрбия эләкми, алар үз иркендә. Ашарга ризык, кияргә кием юк. Укытучылар мәктәпкә укучылар җыю өчен өйдән-өйгә йөри. 1213 яшькә җитеп тә, хәреф танымаучы балалар да шактый була.

Кайберсе, безне күргәч, өйалдына кереп кача иде, – ди Халидә апа. «Ник качалар?» – дип сорагач, әниләре: «Өсләренә кияргә юк, шуңа оялалар», – дип әйтә иде.

Бу хәл бер кабатлана, ике, өч… Халидәнең йөрәге түзми, тәрәзә пәрдәләрен, чаршауларныкисеп, мохтаҗларга күлмәкыштан тегә. Балалар ул теккән киемнәрне киеп, тәүге тапкыр мәктәпкәбара. Аларны кулларыннан тотып язарга, укырга, санарга өйрәтәләр. Әдәп-әхлак, тәрбия бирү дәукытучы өстендә. Агитацияпропаганда эшләре дә күп вакытны ала. Бәйрәм көннәрендә мәктәп укучылары концерт әзерли. Ул башланыр алдыннан укытучылар лекция сөйли. Клубка халык агылып йөри торган заманнар. Укытучының кадере, дәрәҗәсе зур булган чорлар. Сайлау җитсә, халык белән очрашып сөйләшү, аңлату да укытучыга йөкләнгән. Тол хатыннарга: «Кырдан ярты уч табашак алып кайта күрмәгез. Тотсалар, төрмәгә ябарлар, балаларыгыз дөм ятим калыр!» – дигән үгет-нәсихәтне дә Халидә апалар, Касыйм абыйларҗиткерә.  

Әти-әниегез кешелекле дигәнне ишеткәнем булды. Балаларга киемнәр тегеп өләшүләре турында белми идем, – ди Халидә апаның кызы Рамилә апа. – Казанда техникумда укыганда мине бер төркем укучылары эзләп тапты. Алар: «Әниең теккән күлмәкләрне киеп кеше булдык!» – дип кат-кат рәхмәт әйтте. Әти-әнинең укучылары арасында кемнәр генә юк. Теге чакта авыр тормышта яшәгән балалар соңрак колхоз рәисе, мәктәп директоры, агроном, укытучы, табиб, механизатор һәм башка һөнәр ияләре булып таныла. Әнине хәзер дәонытмыйлар. Бер елны 9 май алдыннан әни район хастаханәсенә ятты. Шул көннәрдә Мөслимнән бер укучысы килеп керде. Өйдә юклыкны белгәч, бик күрәсем килгән иде, дип хастаханәгә китте. Әни гомер буе хөрмәтле кеше булды.

1940 еллар азагы – 1950 еллар башында Иске Сәет бик ярлы иде. Колхозны легендар җитәкче Мирхаҗиян Сәлахов күтәрде, – ди Халидә апа.Берничә хуҗалыклы «Урожай» колхозы җитәкчесе иде ул. Умарта үрчеттеләр, алмагач бакчасы үстерделәр, игенчелеккә, терлекчелеккә дә игътибар артты. Сыер, бозау, сарык, куяннарга кадәр асрадылар. Шәһәрдән зур җитәкчеләр килә иде. Җыелышлар бик күп узды. Колхозчыларның да тормышы әкренләп җайлана башлады. Анда халык бик тырыш, эшчән, күндәм иде.

Халидә апа белән Касыйм абый пенсиягә чыккач, кире туган якка – Пучыга кайтып төпләнә. Аларны Актаныш районында да  мәктәп укучылары ел саен  очрашуга дәшә, укытучылар киңәшкә килә. Касыйм абый 2010 елда 94 яшендә бакыйлыкка күчкән. Халидә апа хәзер балалары тәрбиясендә. Ул олы яшьтә дә көр күңелле, тавышы нык, хәтере яхшы, дөнья яңалыклары белән кызыксына. Бакчага чыгып, андагы эшләрне дә контрольдә тота. Чәчәкләрне иснәп, карлыган, крыжовник куакларын, алмагачны сыйпап йөри. Кыскасы, тәртип ярата. Гомер буе укытучы булган кешедән тагын ни көтәсең?! Гадәт китми ул. Халидә апа коронавирусның нәрсә икәнен дә яхшы белә. Шуның аркасында вафат булган кешеләрне кызгана. Балаларын да сак булыгыз, өйдән чыгып йөрмәгез, дип кисәтә икән. Әбинең ике кызы һәм бер улы 70кә җиткән инде.

Әнинең озак яшәвенең серен әйтимме? – ди Рамилә апа. Әни беркайчан күңелен төшермәде, акыл белән яшәде, хискә бирелеп, елап утырганын хәтерләмим. 1990 елларда илдә үзгәртеп корулар башлангач, авыл кешесен, борчылмагыз әле, борчылганнан дөнья үзгәрми, дип тынычландыра иде. Гомер буе тик тормады. 85 яшенә кадәр бакчада эшләде. Әти белән бергәләп сыер асрадылар, икешәр оя каз бибиләре үстерделәр.  Ул ашау-эчүдә дә талымлы. Ашарга көнгә өч тапкыр бер үк вакытта утыра. Дүртенче яртыларда печенье яки пешкән әйбер белән чәй эчә. Кичке 7 нче яртыдан соң өстәл янына якын да килми. Аның бер җире дә сызламый. Ул шикәр чиренең дә ни икәненбелми, кан басымы да нормада. Паркинсон авыруы бар, анысы да артык борчымый. Аралашырга бик ярата, ул бөтен кеше белән дус.  

Халидә апа 100 яшен тутырган көннәрдә дәйортларыннан кунак өзелми. Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов килгән. Районның мәгариф бүлегеннән, Пучы авыл җирлегеннән һәм мәктәптән бүләкләр, күчтәнәчләр, чәчәкләр калдырып, җылы сүзләр әйтеп киткәннәр.

Халидә апа бәхетле картлыкның серен болай аңлата:  

Дөнья матур, тормыш мул, мин барыннан да канәгать, – ди ул. – Яхшы тәрбия булганга озак яшим. Кызларым, улым ярдәм итеп тора, әйбәт карыйлар. Кешене балалар кайгысы, балалар хәсрәте бетерә. Безнекеләр, шөкер, борчымады. Башкаларга да балалар бәхете телим!

Йөзьяшәр әби балалар дигәндә укучыларын да күз алдында тотмадымы икән әле?!

Фәния Арсланова  


Фикер өстәү