Владимир Путин чираттагы киңәшмә җыйды: «Барысы да үз җае белән барыр дияргә ярамый»

Россия Президенты яңа ярдәм чараларын күрсәтүне хуплады

Коронвирусның дөнья күләмендәге икътисадка йогынтысы зур булды. Яхшы якка түгел, билгеле. Ихтыяҗ, эшлекле активлык кимеде, кооперация элемтәләре өзелде, инвестиция планнары тукталды. Россия Президенты Владимир Путин видеоконференция режимында хезмәт базары торышына бәйле киңәшмә уздырды һәм пандемия шартларында яңа ярдәм чаралары турында хәбәр итте.

Россиядә рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны 1,9 млн кеше тәшкил итә. Киңәшмә барышында Владимир Путин шушы санны яңгыратты. Ул билгеләп үткәнчә, хакимият өчен эшсезлек артуы “көтелмәгән” хәл түгел. Шуңа да федераль министрлыкларга һәм төбәк башлыкларына бу мәсьәләгә мөмкин кадәр игътибар бирергә таләп ителде. Киңәшмә барышында Путин элегрәк кабул ителгән ярдәм чараларын искә төшерде, аларның чынлыкта да әһәмиятле икәнен ассызыклады.

  • Предприятие, оешмалар, эш бирүчеләр белән бергәләп эшкә урнашу вариантларын сайларга, курслар, эшне югалтучылар өчен укыту һәм яңадан әзерләү программаларын тәкъдим итәргә кирәк. Барысы да үз җае белән барыр дияргә ярамый, − диде ил башлыгы.

Киңәшмәдә пандемия шартларында тәкъдим ителәчәк яңа ярдәм чаралары хакында билгеле булды:

  • эшсезлек буенча пособиене түләүне (1 марттан соң билгеләнгән срок үтүгә бәйле рәвештә бу акчаны алу хокукын югалткан гражданнарга) өч айга озайтачаклар. Бу түләү 2020 елның 1 октябренә кадәр гамәлдә булачак. Гражданнарга мәшгульлек хезмәтенә гариза белән мөрәҗәгать итү дә җитә;
  • 1 марттан соң мәшгульлек хезмәтенә мөрәҗәгать итүчеләр өчен балигъ булмаган балаларга өстәмә түләүләр билгеләнгән (аена өч мең сум). Бу төр матди ярдәм 1 мартка кадәр эшен югалткан кешеләргә дә кагыла;
  • Коронавирус аркасында эшен туктаткан шәхси эшмәкәрләргә 12 мең 130 сум күләмендә пособие түләнәчәк. Бу акча өй ай дәвамында түләнәчәк;
  • эшсезлек буенча минималь пособие өч тапкырга – 1500 сумнан 4500 сумга кадәр артачак. Мондый күләмдә аны 3 ай дәвамында түләячәкләр.

Россия Президенты әйтүенчә, бу матди ярдәм чараларына акчалар инде саналган, ресурслар бар. Путин хөкүмәт вәкилләренә кирәкле норматив-хокукый базаны тәртипкә китереп, төбәкләр белән хезмәттәшлекне җайга салырга кушты.

Чулпан Гарифуллина

Фото: kremlin.ru


Фикер өстәү