Яшел Үзән район хастаханәсендәге янгыннан авыруларны коткарган егет: «Үземне геройга санамыйм»

22 майда Яшел Үзән район хастаханәсенең кан тамырлары бүлегендә янгын чыккан иде. Шул янгында авыруларны коткарган 21 яшьлек Фәнис Ногманов белән элемтәгә кердек.


Фәнис Норлат егете икән. Ике ел инде “Волгодорстрой” оешмасында эшли икән.

– Янгын чыккан чакта без юл төзекләндерә идек. Мастерыбыз шәфкать туташы ярдәм сораганны күреп, чакырып алды. Мин ике дә уйламыйча, төтенләнгән палатага кереп киттем. Анда йөри алмый торган авырулар ята иде, – ди ул. – Армиядә булуым да ярдәм итте. Анда без тормыш мәктәбен үттек. Мондый очракта иң мөһиме – югалып калмаска кирәк.Тора-бара ут көчәйде. Сулый алмый башлагач, идәнгә яттым. Төтен бит өстә була. Шулай хәл ала-ала өлкәннәрне тәрәзәдән биреп тордым. Минем урында һәркем шулай эшләр иде. Үземне геройга санамыйм. Кешеләрне коктарганда үзең турында уйламыйсың да. Иң мөһиме – мин бишенче палатадагы бөтен кеше коткара алдым.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү