Бәхет эзләүче егет

Заманында яшьләрне авылда калдыру буенча дәүләт күләмендә зур сәясәт барды. Тик, «көчләп ачылган күздә нур булмый» дигәндәй, кешене мәҗбүри рәвештә җиргә бәйләп кую барып чыкмады. Укытучыларыбыз үзләре үк: «Начар укысаң, гомерең колхозда тизәк арасында үтәр», – дигәнрәк сүзләр белән куркыталар иде.

Мөгаллимнәребез партия сәясәтенә каршы шундый сүзләр әйтергә ничек курыкмаганнардыр, шуңа бүген дә шаккатам. Күрәсең, алар үз шәкертләрен «кеше итәргә» теләгәндер. Ягъни, сәнәк тотып, колхоз эшенә йөрер өчен нигә әле бала 10 ел буе укырга һәм алган гыйлемен зуррак эшләр өчен файдаланмаска тиеш дип уйлагандыр.

Бу язмамның герое Хәлимнең әтисе Канәфи абзый да, колхоз рәисе була торып, улын колхозда калдырырга теләмәгән. «Әнә һич югы Арчага төш!» – дигән.

Арча кулланучылар җәмгыятенә барып карый Хәлим, үзенә машина да бирәләр. Әмма, машинаның двигателе – бер якта, башка частьлары икенче якта аунап ята. Кыскасы, машинаны җыеп, «аякка бастырасы» була әле. «Минем эш түгел бу», – ди дә авылына кире кайта Хәлим. Канәфи абый исә «Ничу колхозда чиләнергә!» – дип, улын Арча «Сельхозтехника»сының үз авылларындагы бүлекчәсенә урнаш­тыра. Слесарь булып өч ел чамасы йөри Хәлим. Әйе, «эшләдем» дими, «йөрдем» ди егетебез.

– Нигә авылдан чыгып китмәдең, нигә шулай бәргәләнеп йөрдең соң? – дип карыйм. Купшы, пафослы сүзләр әйтә белми ул. «Әй, авылдан бер дә китәсе килмәде минем», – дип кенә куя. Әтисе Канәфи абый, үҗәт улын техника белән кызыксындырып булмасмы дип, ахрысы, «Сельхозтехника»га кайткан яңа тракторга утырта. Бу вакытта колхоз таралып, Канәфи абый «Сельхозтехника»да партоешма секретаре булып эшли.

Хәлим: «Кешедән уңайсыз бит», – дип «кәҗәләнә», янәсе, «партком» булуыннан файдаланып, Канәфи яңа тракторга үз улын утырта, ә башкалар иске техника белән чиләнергә тиеш. Ата кеше исә: «Эшләп кара әле башта, аннан күз күрер», – дию белән чикләнә. Хәлим тагын өч ел үзе әйтмешли, «шунда йөри». Тракторчы хезмәтен эшкә дә санамаганын күрә әтисе: «Һаман болай йөри алмассың, бар, укып кара!» – дип, улын Минзәләгә, совхоз-техникумга җибәрә. «Каршы килеп булмады, әти бик кырыс кеше иде, ачуы килсә, аталарча суккалап алырга да күп сорамады», – ди Хәлим. Үзе көлә. Гомумән, гел елмаеп, көлеп сөйләде ул, әйтерсең лә мәзәк хәлләрне искә төшерде. Соңыннан аңладым: гаҗәп дәрәҗәдә оптимист икән бит егетебез.

Минзәләдә совхоз-техникумда бик яхшы укыган. «Бер генә «4ле», калганнары гел «5» иде», – ди.  Әтисе, моны белгәч, улым – башлы малай, берәр җүнле эш табар, дип уйламый калмагандыр. Тик әтисенең ышанычын акламый Хәлим. Колхозлар таралгач, күп кенә хуҗалыкларны «Вамин» ала, шул исәптән Мөндешне дә. Хәлим, Минзәләдә укып кайткан дипломлы авыл хуҗалыгы белгече, тота да әти-­әнисенә бер сүз дә әйтми-нитми ферма мөдире булып урнаша. Әмма авылда кемнең кем икәнен яшереп буламыни?! «Яман» хәбәр Канәфи абзыйга тиз барып җитә. Әй, тотына бу улын тиргәргә: «Син, малай актыгы, фәлән, төгән… сыер артын карап йөрергә укыдыңмы? Дивана кеше генә мондый эшкә керә…»

Әмма, ни гаҗәп, Хәлимнең моннан соңгы тормышы сыер асрауга бәйле. 2012 елда Арчада «Вамин» хуҗалыклары таркала башлый. Берәүләр: «Авыл бетә!» – дип зарланып йөргәндә, Хәлим, гаилә фермалары төзү программасы белән саташып, «Сельхозтехника» каршындагы 2 гектар җирне, «Вамин»нан бушаган һәм каркасы гына калган 200 баш сыерга исәпләнгән ферманы ала. Аны төзәтергә, яңа алынган җирдә дә ферма фундаменты салырга керешә. Өч ай эчендә ярты ферманы төзеп тә бетерәләр. Бу урында Хәлимнең әти-әнисен тагын искә төшерми булмый инде. Хәлим хөкүмәт программасына кереп, башта 500 мең, аннан миллион сум кредит алуын әйткәч, Канәфи абзый белән әнисе Рафилә беравыздан: «Улым, җаным, безне үтерәсең икән», – диләр. Хәлим боларын да уен-көлке итеп елмаеп сөйли. «Башланган эш – беткән эш, дидек тә мал санын арттыра башладык. Мал күп булгач, җир дә кирәк бит инде, чәчми-урмый булмый, хайванга нәрсә ашатасың? Тотындык тагын җир эзләргә», – ди. Күкчә Бирәзәдән, Югары Мәтәскәдән пай җирләре ала Хәлим. Тырыша торгач, җире 325 гектарга җитә, ашлык, фураж, чәчү орлыгы, ашлама өчен складлар, амбарлар төзетә. Бүген 210 баш мөгезле эре терлеге бар, шуның 85е – савым сыеры. Тәүлегенә 1700 литр сөт тапшыра икән, литрын 22 сумнан, диде.

– Күп түгел икән, – дип, сүз кыстырып куям.

– Бер көнне министр килгән иде. Ул да шулай: «Нигә түбән бәядән сатасың?» – ди. Аның белән Казан сөт комбинаты вәкиле дә бар иде. «Җитештерү куәтен арттырсаң, үзебез югарырак бәядән алырбыз», – диде.

Тагын бер яңа ферма төзеп куйганнар. «Мегаферма», – ди Хәлим. Әйе, бу сүз бик модада хәзер. Тик Хәлимнең мегафермасы 130 баш сыерга гына исәпләнгән. Чит кеше сыерлары көнләшерлек бина иде бу. Мал белән тутырасы гына калган. Хәлим, бу заманда сөткә генә ышанып булмый дип, ит җитештерүне дә җайга салмакчы. Үзе әйтмешли, «җыен иске-москы техниканы» да яңарта башлаган.

Әтисе Канәфи абый моннан ике ел элек вафат булган. «Хәлим, әтиең аякка көннән-көн ныграк баса баруыңа шатлангандыр, «улым молодец» дигәндер инде!» – дим.

Хәлим моңсу гына елмаеп куйды. Әтисе: «Маладис, улым, булдырасың!» – дип җилкәсеннән сөймәгән, әмма, хәер-фатиха биргәндә: «Улым, алдыңны-артыңны карап эшлә!» – дип кисәтергә онытмаган.

Безнең татарда баланы үзе алдында мактап азындыру юк бит ул. Канәфи абый да шундыйларның берсе булган. Әмма күңеленнән улы белән горурланып яшәгәндер, дип уйлыйм. Хәлимне халык та хөрмәт итә. Юлга чыгар алдыннан районга шалтыратып, берәр фермер егет белән таныштыруларын үтенгәч тә, иң элек Хәлимнең исемен атадылар.

Язмама нокта куяр алдыннан аңа телефоннан шалтыраттым. «Бер ахмак сорау биримме?» – дидем.

– Биреп кара, Риман абый.

– Син бәхетлеме, гомумән, бәхет – нәрсә ул?

Аптырап калды, бераз дәшми торды бу. Аннан соң: «Ник­тер бу турыда уйлаган юк иде», – диде дә һәрвакыттагыча көлеп җибәрде. Көлә икән, димәк тормышыннан канәгать ул. Үзенең йорт абзарында биш сыер асрап эш башлаган егет, алты-җиде ел эчендә аякка басып, бәхетне үз җирендә тапкан кешегә әйләнде.

Адәм баласы гомер буе бәхет эзли инде ул һәм иң кызыгы: бәхет дигәннәре, гадәттә, синең белән гел янәшә була. Еракларга карап, серле офыкларны күзләгәндә, аны күрмисең генә. «Кеше үз бәхете белән туа», – дип тә юкка гына әйтмиләрдер.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү