Җәй дәвамында мохтаҗ балаларның һәркайсы компьютер белән тәэмин ителәчәк

Россия Мәгърифәт министрлыгы һәм Стратегик инициативалар агентлыгы (АСИ) җәй дәвамында мохтаҗ укучыларның һәркайсын компьютер техникасы белән тәэмин итәргә ниятли, дип хәбәр итә ТАСС. Бу хакта АСИ директоры Светлана Чупшева белдергән. “Белем алу өчен мәктәп укучыларын техника белән тәэмин итү программасын әлегә 1 сентябрьгә кадәр озайтуны планлаштырабыз. Җәйге чорда аз керемле гаиләләрдәге балаларның техникага ихтыяҗын 100 процентка канәгатьләндерүгә өметләнәбез”, – дигән Чупшева.

РФ мәгърифәт министры Сергей Кравцов билгеләп үткәнчә, мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга 300 меңнән артыграк компьютер тапшырылган инде. Моннан тыш бөтен ил күләмендә 20 мең укытучы да әлеге техника белән тәэмин ителгән.

Быел язын коронавирус пандемиясе аркасында Россиядә уку йортлары арасында күпчелегенең өйдән торып укытуга күчүен беләбез. Кравцовның беренче тапкыр  апрель ае башында укучылар һәм укытучыларны компьютерлар белән тәэмин итү планнары турында сөйләгәнен дә күпләр хәтерли булыр.

Май аенда Россиянең төрле төбәкләрендәге мәктәпләрдә Zoomга охшаш,  әмма бары тик дәресләр үткәрү өчен генә билгеләнгән үзебезнең видеосервисны эшләтеп-сынап карауга керешелгән.

Моннан тыш хакимият балаларга өстәмә белем бирү өчен “Мәгариф навигаторы” дип исемләнгән яңа санлы платформа эшләгән.

Россия Президенты Владимир Путин фиикеренчә, илнең мәгариф системасы коронавирус пандемиясенә бәйле кыенлыкларга бирешмичә, аларны уңышлы гына үткәрүгә ирешкән.


Фикер өстәү