Татарстанда юл һәлакәтендә өч кешенең гомере өзелгән

Татарстан трассасында «Нива» һәм фура бәрелешкән, нәтиҗәдә  өч кеше һәлак булган. 

Төнлә республиканың Югары Ослан районында урнашкан «Белый аист»кафесыннан ерак түгел юл һәлакәте булган. Шаһитлар сүзләренә караганда, «Нива» «Вольво»фурасы белән капма каршы бәрелешкән.

«Нива автомобиле йөртүчесе һәм аның ике пассажиры алган җәрәхәтләрдән шунда ук вафат булды» дип сөйли шаһитләр.


Фикер өстәү