Ясалма куллы булган Әминә Исхакова: «Балалар табибы буласым килә»

Үзе әле сабый гына булса да, бик җитди ул. Үсеп җиткәч, кем буласын да белә инде хәтта. 7 яшьлек Әминә Исхакова турында сүзебез.

Әнисе белән Әлки районы Базарлы Матак авылыннан Казанга сул кулына протез алу өчен килгән икән кызчык.

Әнисе әйтүенчә, Әминә – тумыштан бармаксыз (бер кулы). Балага ясалма кулны, Татарстан буенча Социаль иминиятләштерү фонды заказы нигезендә, дәүләт контракты буенча, Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы “Мәскәү протез-ортопедия предприятиесе”нең Казандагы филиалы (@kazanprop) эшләгән.


Әминә өчен махсус эшләнгән, хәрәкәтләнә торган ясалма кул чугының бәясе – 123 мең сум. Бер ел хезмәт итәчәк ул. Шуннан соң балага яңа протез кирәк булачак. Үсә чөнки. Быел кызчык беренче сыйныфка бара. Укырга, рәсем ясарга, велосипедта йөрергә ярата. Әнисе әйтмешли, хәзер аңа яңа кулы белән бу эшләрне башкару күпкә уңайлы булачак. Әминәгә укуында уңышлар һәм табиб булу хыялының, һичшиксез, тормышка ашуын телибез!

Сүз уңаеннан, 2020 ел башыннан Фонд ташламалардан файдаланучы гражданнар категорияләре өчен техник реабилитация чаралары (ТСР) алуга дәүләт контрактлары төзегән. Шулай итеп, конкурс нигезендә 1.5 миллион ТСР, шул исәптән 216 урындык-коляска, 6 мең протез-ортопедия әйбере, 261колак аппараты, 910 мең берәмлек бәвел үткәрми торган эчке кием сатып алынган.


Ясалма куллы булган Әминә Исхакова: «Балалар табибы буласым килә»” язмасына фикерләр

  1. Афэрин, фэнис улым! Ходай сина озын гомер, корычтай нык сэламэтлек тэгаенлэсен.

Фикер өстәү