Резедә Әхиярова: «Бу ярату әти-әнидән килә»

Резедә Әхиярова, композитор, Татарстанның халык артисты:
– Татарстанга күченгәндә миңа нибары биш яшь иде. Монда балачагым үтте, музыка дөньясына беренче адымнарым ясалды. Аннары Казан дәүләт консерваториясе, аспирантура… Гомумән, тормышым Казанда үтте дисәм, һич ялгыш булмас. Әлбәттә, бүтән шәһәрләрдә, башка республикаларда да булдым. Әмма Казан минем өчен иң якыны, җаныма җылылык бирә торган кала булды. Тикмәгә генә иҗатымда Казан, татар дөньясы үзәккә алынмаган бит. Ул – минем яшәешем, сулар һавам, иҗат куәсем дә. Татарстанга багышлап “Ил таңы” дигән әсәр яздым. “Тарих битләре” триптихы, “Алтын Урда” балеты, “Шагыйрь мәхәббәте”, “Моңлы сазым” симфоник поэмасы, “Кол Гали” симфониясе – алар барысы да тарихка, халкыма мәхәббәт белән сугарылган. Бу ярату әти-әнидән килә. Алар татар әдәбияты, сәнгате белән кызыксыналар иде һәм балачактан ук шул яратуны миңа тапшырдылар.
Татарстанның кешеләрен дә, табигатен дә бик яратам. Чөнки табигать күренешләреннән илһам алам, тарихны, шәхесләрне олыларга тырышам. Гүзәл безнең республика! Алга таба да уңышларга ирешергә, кыенлыкларны җиңәргә язсын.


Фикер өстәү