«Татнефть» компаниясе хезмәткәрләре бер көнлек хезмәт хакын мохтаҗларга күчергән

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов иртәгә «Ярдәм янәшә!» республика хәрәкәте штабына барачак һәм активистлар белән очрашачак.

Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова онлайн-брифингта хәбәр итте.

— Республика хәрәкәтенең «кайнар линия»се, сайты эшли. «Кайнар линия»гә 5 меңнән артык шалтырату килгән, — диде ул.

Галимова искәрткәнчә, шушы хәрәкәткә эре предприятиеләр дә, битараф булмаган татарстанлылар да кушылган.

Ярдәм күрсәтүнең үрнәге итеп, Лилия Галимова «Татнефть» компаниясен китерде. Аның хезмәткәрләре бер көнлек хезмәт хакын мохтаҗларга ярдәм итүгә тоткан, җитәкчелек һәм топ-менеджмент квартал премиясен дә шул максаттан файдаланган. Шулар бәрабәренә 19 миллион сумнан артык акча җыелган. Бу «Наборы добра от Татнефти» программасын гамәлгә ашыру өчен эшләнелгән.

«Татнефть» волонтерлары өлкәннәргә йорт хайваннарын урамда йөрүдә ярдәм итә, психологик ярдәм күрсәтә, продуктларны өйгә китерә, коммуналь хезмәтләр өчен түләү белән булыша. Шушы вакыт эчендә аларга 8000 тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр.


Фикер өстәү