Президент сүзендә торган, институт ябылмый, медицина хезмәткәрләренең зарына җавап әзер, вахтачылар белән бәйле низаг хәл ителгән

Институт ябылмый, Химиклар көне онлайн узачак, медицина хезмәткәрләре мөрәҗәгатьләре карала. Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова белән брифингта сүз нәрсә турында барды?

Онлайн-очрашуда иң элек коронавируска бәйле саннар белән таныштырдылар. Узган тәүлектән Татарстанда вирусның 60 очрагы расланган. Барысы да контаклы юл белән йогылган. 12 кеше – хастаханәдә, авыруны җиңел формада кичерүче 48 кеше өйдә дәвалана. Тәүлек эчендә 124 кеше савыккан.

29 майда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов иртәгә “Ярдәм янәшә!” республика хәрәкәте штабына барачак һәм активистлар белән очрашачак. Галимова искәрткәнчә, шушы хәрәкәткә эре предприятиеләр дә, битараф булмаган татарстанлылар да кушылган.

  Республика хәрәкәтенең “кайнар линия”се, сайты эшли. “Кайнар линия”гә 5 меңнән артык шалтырату килгән, – диде ул. Ярдәм күрсәтүнең үрнәге итеп, Лилия Галимова “Татнефть” компаниясен китерде. Аның хезмәткәрләре бер көнлек хезмәт хакын мохтаҗларга ярдәм итүгә тоткан, җитәкчелек һәм топ-менеджмент квартал премиясен дә шул максаттан файдаланган, оешманың башка бүлекләре, кече предприятиеләре дә матди ярдәм күрсәткән. Шулар бәрабәренә 19 миллион сумнан артык акча җыелган. Бу “Наборы добра от Татнефти” программасын гамәлгә ашыру өчен эшләнелгән. Лилия Галимова сүзләренчә, “Татнефть” волонтерлары өлкәннәргә йорт хайваннарын урамда йөрүдә ярдәм итә, психологик ярдәм күрсәтә, продуктларны өйгә китерә, коммуналь хезмәтләр өчен түләү белән булыша. Шушы вакыт эчендә аларга 8 мең тапкыр мөрәҗәгать иткәннәр.

Химиклар көне дә онлайн узачак. Президент бәйрәмгә кагылышы булганнарны “Казаноргсинтез”дан котлаячак.

  Бу бәйрәмне, традиция буенча, Түбән Камада зурлап үткәрәләр. Кызганыч, быел башкачарак оештырырга мәҗбүрбез. Моңа да карамастан, бу тармак хезмәткәрләре игътибарсыз калырга тиеш түгел. 29 майда Рөстәм Миңнеханов “Казаноргсинтез” предприятиесенә барачак, сәнәгать мәйданчыклары эшчәнлеге белән танышачак. Шулай ук аңа 2025 елга кадәр җитештерүне үстерү стратегиясе турында сөйләячәкләр. Президент видеоконференция режимы аша химикларны котлаячак, – диде Лилия Галимова.

Мәгълүмат чаралары бу көннәрдә Мәрҗани исемендәге Тарих инситутын ябу турында карар барлыгы турында язып чыкты. Казан Кремле бу яңалыкка ачыклык кертте.

  Институтны ликвидацияләү турында сүз дә юк. Аның нинди рәвештә алга таба эшләячәге турында сөйләшү бара. Бу институтның эшчәнлеген көчәйтеп җибәрү өчен генә эшләнелә, − диде ул.

Медицина хезмәткәрләренең зарларына җаваплар әзерләнә. Лилия Галимова сүзләренчә, барлыгы 200 кешедән тиешле түләүләргә бәйле мөрәҗәгать кабул ителгән. Алар барысы да диярлек каралган. Күп кенә сораулар хезмәткәрнең федераль регламент нигезендә түләүләр каралган категориягә ни өчен эләкмәвен аңлату белән бәйле. Кайберләренә исә акчалар барып ирешмәгән.

Көнкүреш калдыкларны юк итү заводына бәйле экспертиза тикшерүе үткәргән белгечләр белән очрашу булырга мөмкин. Билгеле, онлайн форматта. Галимова әйтүенчә, белгечләр барлык сорауларга тулы җавап бирергә әзер. Видеоконференция июнь аенда булырга тиеш. Сораулар хәзердән үк килә башлаган инде.

− Республика халкының борчылуын аңлап Рөстәм Миңнеханов шундый йөкләмә бирде. Президент үз сүзендә торды – экспертиза булды, −  дип белдерде Галимова. Бүген исә экспертиза нәтиҗәләрен Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министрлыгы сайтында табарга була. Аның белән теләгән һәркем таныша ала.

26 майда “Ливадия” шифаханәсеннән Амур өлкәсендәге Талакан шәһәреннән кайтып, карантин шартларына урнаштырылган вахтачылар обсервация урынныннан качарга җыенган иде. Казан Кремлендә Журналистларның моңа бәйле соравын да шәрехләделәр.

  • − “Ливадия”дә хәзерге вакытта 238 вахтачы урнаштырылган.  Килеп чыккан низагны сак сакчылары оператив рәвештә хәл итте, − диде ул.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү