Искиткеч тәмле ялкаулар торты ясау ЫСУЛЫ

Исеменнән аңлашылганча, бик тә җиңел әзерләнелә торган тәм-том бу!

Кирәк булачак:

  • теләсә кайсы азык-төлек кибетендә сатыла торган “Слоеные ушки” печеньесы (30-34 данә)
  • 500 грамм 25 процентлы каймак (яисә өй каймагы)
  • 1 банка куертылган сөт (сгущенка)

Эш барышы. Каймакка куертылган сөт кушып, яхшылап болгатабыз.

Торт “җыябыз”: каймаклы-сгущенкалы кремны тәлинкә төбенә юка гына сылап, өстенә бер катлам печенье җәябез, бушлыкларга сынган ярым-йорты печеньелар тутырабыз. Өстенә  калын итеп крем катламы сылыйбыз да тагын печенье тезәбез. Печенье беткәнче (чама белән 4 катлам печенье килеп чыга). катламнарны шулай чиратлаштырып урнаштырабыз.  Өстенә  крем сылап (кремның беразын файдаланмаска), төнгә суыткычка куеп калдырабыз.  Иртән торт кырыйларына калган кремны сылыйбыз һәм печенье вагын сибәбез.

Тәмле булсын!

 

Фото: yandex.ru


Фикер өстәү