Мәскәүдән авылга кайтканда ничек «пропуск» алырга?

Чыгышыбыз белән Татарстанның Апас районыннан. Мәскәүдә яшибез. Ничек машина белән авылга кайтып була икән? Без беребез дә коронавирус белән авырмадык, авыру белән элемтәгә дә кермәдек. Кайтканда зур юл үтәргә кирәк. “Пропуск” ничек ясатырга икән?

Римма Абдуллина, Мәскәү

Россия буенча хәрәкәт итүне планлаштыручы автомобиль йөртүчеләргә ике нәрсәне исәпкә алырга кирәк: сез барасы төбәктә “пропуск” системасы кертелдеме һәм бу төбәк территориясенә керүчене карантинга урнаштыралармы.

Татарстанда бу система гамәлдән чыгарылды. Мәскәү дә исә цифрлы “пропуск” алу һәм үзизоляция режимы  14 июньгә кадәр озайтылды.

Элегрәк Татарстанга Россиянең башка төбәгеннән яки башка илдән килүчеләргә ике атна дәвамында карантинда булырга кирәк иде. Шушы көннәрдә Татарстанда республикага башка төбәкләрдән килүчеләр өчен изоляция кагыйдәләрен үзгәрттеләр. Яңа коронавируслы инфекция таралуны булдырмау чаралары турындагы 19 март карарына тиешле төзәтмәләрне Министрлар Кабинеты кертте. Шулай итеп, Татарстанга кайту алдыннан 14 көн дәвамында изоляция узган һәм бу хакта белешмәгә ия, шулай ук COVID-19 белән инде авырып, дәваланган һәм бу хакта белешмәсе булган кешеләрне обсерваторларга җибәрмиячәкләр.

Гомуми үзизоляция режимы шәһәргә керүне яки чыгуны тыюны күздә тота ала. “Пропуск” системасы булмаган шәһәргә үзеңнең башка төбәктән килүең турында хәбәр итәргә кирәкми. Күпчелек очракта, шәһәр аша транзит хәрәкәт буенча чикләүләр юк. Әмма әгәр сез шәһәр буйлап йөрергә теләсәгез, сезгә үзизоляциянең гомуми тыюы сакланачак. Ул да булса, битлек-перчатка кию, социаль дистанция саклау.

Мәскәүдән чыгу өчен “пропуск” кирәк булуы ихтимал. Аны алу өчен берничә ысул бар: mos.ruсайтында, 7377 номерына СМС җибәеп яисә  +7 (495) 777-77-77 номерына шалтыратып.

СМС җибәргәндә, 3 максат кулланырга була: 1 – эшләүче кешеләр өчен цифрлы “пропуск”; 2 – бер тапкыр медицина оешмасына бару өчен; 3 – башка максатларда. Соңгысы бер тәүлеккә бирелә.

Башка максатларда бер тапкыр хәрәкәт итү өчен цифрлы “пропуск”ны рәсмиләштергәндә түбәндәге хәбәрне җибәрергә кирәк:

Пропуск * код максаты * паспортының сериясе * паспортының номеры * «Тройка» картасының номеры (әгәр булса) «Стрелка» картасының номеры (әгәр булса)* чыгу максаты (максимум 20 символ)* билгеләнеш пунктының адресы.

ҮРНӘК: Пропуск*3*1*1234**123456**1111222333**Опалиха, Пришвина, 11 (мисалда транспорт чарасы һәм «Стрелка» картасы күрсәтелмәгән. Алар урынына — йолдызчыклар). Цифрлы код җавап смс булып киләчәк.

Тулырак мәгълүмат алу өчен шушы номерларга шалтыратырга мөмкин:

Оператив штабның федераль “кайнар линия”се: 8 (800) 200-01-12

Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәге: 8 (800) 555-49-43

Башка төбәктән Татарстанга килергә ярыймы? “Пропуск” алыргамы? Бу сорауларны еш бирәләр. Аларга җавапны Татарстанның коронавируска каршы көрәш оператив штабыннан белештек.
– Татарстанга чит төбәктән килү рөхсәт ителә. “Пропуск” системасы бездә күптәннән гамәлдә түгел. Әгәр дә сез үзегез яшәгән төбәктән 14 көнлек үзизоляция режимын үтәгәнсез икән, Татарстанга килгәч тә кабат өйдә утыру кирәкми. Коронавирус булмау турында белешмә дә кирәк булачак.

 

 

Илдар Мөхәмәтҗанов фотосы


Фикер өстәү