“Ватаным Татарстан” атна саен бер бүләк уйната: чираттагы бәхетле укучыбыз бүләген алып китте

Ватаным Татарстан” газетасы язылучылары арасында атна саен бер бүләк уйната. 21 май көнне уйнаткан роза үсентесе Әлки районының Татар Борнае авылыннан Гөлүзә Минсәгыйровага насыйп булды.


Бүләкне улы Илназ килеп алды. Без исә, җиңүченең үзе белән элемтәгә кердек.

– Рамазан ае бүләкләргә күп булды. Интернетта бер марафонда катнашып, Корьән китабы откан идем, – ди Гөлүзә ханым.– “ВТ”ны яратып укыйбыз. Килендәшем дә алдыра. Әле ул да квитанция җибәрәм дип йөри. Газетага килгәндә, үзем укытучы булгач, мәгариф темаларын яратып укыйм. Урта битләрдәге кушымталар кызыклы. Авылыбыздагы мәктәптә директор да әле мин. 33 укучыбыз бар. Эшемне һәм укучыларымны бик яратам, – ди 30 ел балаларга белем биргән Гөлүзә Минсәгыйрова.

Без исә, бу гаиләне бүләк отулары белән ихластан котлыйбыз. Атна саен бүләк, соңыннан суыткыч отасы килүчеләрне “ВТ”га язылырга чакырабыз. Әле өлгерәсез! Газетага онлайн да, почтага барып та язылып була. Квитанция күчерелмәсен исә 89179270040 телефон номерына җибәрүегез сорала.


Фикер өстәү