Вахитым дип яшәүче алты кызның берсе Минзилә Фәхертдинова белән сөйләшкәндә, ирексездән, шушы авылны барып күрәсе килә. «Яхшы кызларны авылдан чыгармыйлар инде», – ди ул шаяртып. Әти-әнисе шулай эшләгән дә. Бер ояда үскән алты кызның берсе дә читкә чыгып китмәгән.
Вахит дигәч, Кукмарадагы бу авыл турында ишетмәгән кеше сирәктер. Равия һәм Рәшит Кәримуллиннар гаиләсендә туып үскән алты кыз бәхетне дә туган җирләрендә таба. Бу авылның тормышына шәһәрдә яшәүчеләр дә кызыга. Алар үзләре исә моның серен яшерми: үзең тырыш булмасаң, матур тормышта яшәп булмый, диләр. Монда кеше бер-берсе белән ярышып яши.
Кәримуллиннар гаиләсенең өлкән кызлары Рәйхана – дәвалаучы Рәфыйк Миңнекәевтә кияүдә. Ире белән бергә өч бала үстергәннәр. Икенче кызлары Люция Рәшит исемле егет белән тормыш кора. Алар бер бала үстерәләр. Өченчеләре – Резеда апа – мәдрәсәдә белем ала. Ире Рафис белән 2 бала үстерәләр. Лилияләре исә сөйгән яры итеп Илсур исемле егетне сайлый. Аларның ике малайлары бар. Инде алары да өйләнеп, әти-әнисенә өч онык бүләк иткән.
Бишенчесе Минзилә апаны әтисе, билгеле инде, малай булыр дип көткән.
– Безнең әти әнине шаярып һәм үз итеп, «җиңги» дип йөртә иде. Мин тугач, әти бала табу йортына килгән. Әни: «Әй Рәшит җаным, монысы да кыз булды бит!» – дигән. Әти исә: «Булсын җинги, бәхете белән тусын», – дип куйган. Моны миңа туганыбыз Кәшифә апа әйтте. Яшь вакытта мин чишмәдән гел көянтә-чиләк белән су ташый идем. Бер тамчысы да түгелмәгәнне күргәч, әби-бабайлар, ирең акыллы, эчми торган кеше булыр, дип юраган. Булган тормышымнан мең кат канәгать, – дип сөйли ул.
Мәксүт абыйга кияүгә чыкканда, Минзилә апага 17 яшь була. Әмма яшь булса да, ул тормыш итәргә өйрәнә. Төп йортта бәхетле яшәүнең серен сабырлыкта дип аңлата. Каенанасы белән 22 ел әниле-кызлы булып яшиләр. Беркайчан сүзгә килмиләр. Минзилә апа иренең әнисен генә түгел, аның сигез туганын да үзенеке итеп кабул итә. Ир хакын хаклап яши. Шуңа да гаилә ныклыгы – үз кулыңда, ди ул. Игелекләре, яхшы эшләре өчен ул бүген рәхмәт сүзләре ишетә. Ире дә хатыны туганнарын якын итеп, аеруча баҗайларын хөрмәтләп тора икән. Фәхертдиновлар һаман эштә. Бер минут та тик тора белмиләр. Ике кыз һәм бер малай үстереп, аларны башлы-күзле иткәннәр. Инде ике оныклары бар. Ире – эшмәкәр, үзе – кафе хуҗасы.
– Һәр эшне яратып башкарырга кирәк. Әгәр җан җылыңны бирмәсәң, берни барып чыкмый. Бакча башында күлебез бар. Хәтта мунчаны да шунда салып куйдык. Агачлар, чәчәкләр үстерүдән рәхәтлек алам. Эштә дә бөтен җирне матур итәсе килә. Кеше күрә, килә икән, димәк, тырышлык бушка китми, – ди ул.
Минзилә апа белән алты кызлы балачакка кире кайтабыз. Чират туганнарның аннан кечерәге – төпчек кыз Тәнзиләгә җитә. Хәер, интернеты булганнар аны да беләдер. Вахит хуҗалыгында сыер сава ул. Оста итеп Инстаграм сәхифәсен дә алып бара. Әле шушы көннәрдә генә җитәкчеләре, авыл тормышын күрсәтеп барган өчен, аңа телефон бүләк иткән иде. Тәнзилә ханымның эшләгәнен күзәтергә, сөйләгәнен тыңларга рәхәт. Ул да шушы авыл егете Ришатка кияүгә чыгып, ике кыз үстергән. Кызлары да үзе кебек авылны сайлаган. Вахит егетләренә кияүгә чыгып, биредә тормыш корганнар.
– Авыл өенең идәнен күз алдына китерегез. Шунда тезелешеп ятабыз. Әни янында мин һәм Тәнзилә. Әнинең кочагы өчен тарткалаша да идек әле. Әтием, мин кияүгә чыккач, авариядә һәлак булды, әнием 78 яшькә кадәр яшәде. Үзем әби булсам да, әниемнең тәмле исләрен, җылы кочагын әле дә сагынам. Бөтен нәрсә бар, әни җитми! – ди Минзилә апа.
Әниләре вафат булгач та, алар төп йортның матурлыгын саклап кала. Әйтерсең анда кеше яши. Хәтта, тәрәзә төбендәге гөлләргә дә тимиләр. Йортны Тәнзилә апа карап тора икән. Ике атнага бер туган йортта җыелышып утыралар. Ураза аенда ифтар ашлары да үткәрәләр икән. Әти-әниләре рухларын әнә шулай итеп сөендерәләр.
– Ватсапта үз төркемебез бар. Рәхәтләнәбез шунда. Кем нишләгән, нәрсә пешергән – барысы да шунда языла. Бары – бергә, югы уртак безнең, – ди Минзилә апа. – Туганлык җепләрен саклый алуыбызга сөенәбез. Инде балалар да бер-берләрен якын итә. Киләчәктә дә нәсел җепләре өзелмәсен иде.
Гөлгенә ШИҺАПОВА
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat