Балаларга – акча, эшсезләргә – пособие… Барысына да түгел

Бала үстерүче һәм аз керемле гаиләләргә, эшсез калганнарга түләүләр бар. Ул хакта Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде. 

Ана капиталы алу хокукы булган, 3 яшькәчә бала үстерүчеләргә апрель, май, июнь айларында 5әр мең сум акча бирелә. Республикада ул 136 меңнән артык гаиләгә кагыла. Россия Президенты Владимир Путин тәкъдиме белән 12 майдан башлап, 3 яшьтән 16 яшькәчә бала үстерүчеләргә бер тапкыр 10 мең сум акча бирү каралган. Аны алучылар – 640 меңнән күбрәк. Хәзергә ата-аналардан 297 мең гариза кергән. Бу түләүләрне алу өчен гаиләнең хәле һәм кереме исәпкә алынмый. Аны Пенсия фонды бүлекләре түли. Гаризаларны 1 октябрьгә кадәр, Россия Пенсия фондындагы шәхси кабинет аша һәм күпфункцияле үзәкләрдән җибәреп була. Ул түләүләр өчен федераль казнадан Татарстанга 8,5 миллиард сум акча бүленгән.
3 яшьтән 7 яшькәчә бала үстерүче гаиләләр дә, 1 июньнән, айлык түләү өчен гариза тапшыра алачак. Монысы адреслы социаль ярдәм буларак тормышка ашырыла. Әлеге түләү уртача кереме җан башыннан исәпләгәндә яшәү минимумыннан (9 450 сум) түбәнрәк булган гаиләләргә карый. Гаиләләргә бала өчен яшәү минимумының яртысы күләмендә (4 686 сум) акча керәчәк.
Беренче бала өчен 9 373 сум түләү дәвам иттерелә. Ул очракта гаиләдә хезмәткә яраклы яшьтәгеләрнең җан башына исәпләгәндә уртача кереме ике яшәү минимумыннан артмаска тиеш. «Беренче бала 1 апрельдән 1 октябрьгә кадәр туса яки опекага алынса, әлеге пособие өчен гариза тапшырырга кирәкми. Бездә алар хакында мәгълүмат бар», – дип аңлатты министр. 1,5 яшькәчә бала үстерүчеләрнең пособиесе ике тапкыр артты. Беренче балага аның күләме 3 377 сумнан 6 751 сумга кадәр тәшкил итә.
Республикада соңгы айда эшсез калучылар саны 55 меңгә җиткән. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә ел башыннан эшсезлек буенча 44 меңнән артык кеше исәпкә баскан.
– Эшсез калучыларның байтагының рәсми теркәлеп эшләмәве ачыкланды. Һәр икенче кеше озак еллар эшләмәгән, хезмәт урынында теркәлмәгән яки ул хакта үзе дә белмәгән, – ди министр. – Пандемия чорында эшсез калучыларга пособие түләнә башлагач, алар да, ул түләүгә өметләнеп, үзләре хакында мәгълүмат җиткерә башлады. Менә шунда «сер»ләр ачылды инде.
Тик пособие бар кешегә дә бер төрле түгел. Рәсми теркәлеп эшләгәннәр һәм хезмәт хакы 20 мең сумнан да ким булмаганнар гына максималь түләүгә (12 мең 130 сум) өметләнә ала. Эшсез калучыга ул өч айдан 12 айга кадәр билгеләнә. «Эш эзләп исәпкә басучыларның һәр дүртенчесе генә 1 марттан соң, ягъни пандемия башлану сәбәпле, эшсез калган. Эшсезлек буенча республикада 51,6 мең кеше пособие алса, шуларның 14 меңенең генә күләме югары. Бу – вакытлыча ярдәм генә, һәркайсына эш эзләргә туры киләчәк», – ди Эльмира Зарипова.
Фәния Арсланова


Фикер өстәү