Марат Кәбиров: «Беркатлы кешеләр күп. Алар – «просто кеше» генә түгел, ә феномен»

Дөньяда ихлас кешеләр күп. Алар белән рәхәт: аралашканда бөтен җанын ачып салган кебек тәэсир кала. Үзең дә ачыласың, эчеңне пошырып торган кичерешләрең белән уртаклашасың. Җиңел булып кала. Ихласлык һәрвакыт әйбәт.

Беркатлы кешеләр дә күп. Болары – «просто кеше» генә түгел, ә феномен. Кем ничектер, мин андыйларны беркайчан да аңлап бетерә алмыйм.

Минем күршедә өлкән генә яшьтәге бер апа бар. Ялгызы тора. Улы белән килене үзләренә яшәргә чакырса да, бармаган, авылны сагынам, ди. Малае читтә инде моның, әнисе янына еш кайта, кайвакыт, эш чорында, озаграк тора. Җай чыкканда килене дә кайта. Анысы да бик уңган. Бөтен дөньясын карыйлар күрше карчыгының, бөтен эшләрен эшлиләр – төзәтәләр, төзиләр. Үзен дә гел кадер-хөрмәттә генә яшәтәләр. Тик теге күрше апаның бервакытта да малаен яки киленен мактап телгә алганы юк. Ничә керсәң дә, ул өч-дүрт айга бер килеп, күчтәнәчкә чәй-кәнфит, лимон калдырып китә торган чыбык очы тиеш­ле кешесен мактый. «Менә шул кеше килеп китте әле, бик тәмле чәй алып килгән», «И, аннан күргән игелекләр инде, Ходай үзенә дә…» – дип, иң изге теләкләрен тезеп китә. Без көләбез инде, чөнки беләбез: ул беркемгә дә игелек итә торган бәндә түгел. Шушы кешене мактый. Ә үз балалары турында – ләм-мим. Хәтта «Улың белән киленең искиткеч бит синең…» – дип үзең мактый башласаң да, дәшми генә үткәреп җибәрә, я сүзне икенчегә бора. Балаларының үзләренә дә бик якты чырай күрсәтми. Тегеләре зарланмый инде аның, тик читтән сизелә бит. Сәбәбен мин соңыннан аңладым. Теге чыбык очы кардәшләре гомер буе зур начальник икән. Күрше карчыгы шуңа күрә моның алдында өлтерәп тора. Ә балалары – гади кешеләр. Бөтен нәрсәне хәләл көчләре белән тапкач, бик бай да түгел. Тынгысыз, эшчән булгач, ярлы да түгел. Әмма аналары алдында абруйлары юкка чут.

Мин аңламый торган беркатлылык инде бу. Теге карчык рәхмәтле сүзләремне аңа ишеттерсеннәр дип мактамый торгандыр инде. Тик зур урында утырган бай кешенең юк кына гамәле дә аның өчен чиксез зур булып тоела. Гомумән, адәм балалары дәрәҗәле, данлы, мөлкәтле кешеләр алдында шулайрак кыланырга, койрык болгарга ярата. Зур кеше бит, файдасы бер тимәсә, бер тияр, дип өметләнә. Моны «хөрмәт итү» дип атап булмый. Хөрмәт ул мантыйкка ярашлы була, ул беркайчан да фанатизм дәрәҗәсенә җитми. Бу – беркатлылык.

Беркатлылык аның белән генә бетми әле. Хәзер интернет аша петицияләр оештыру, имзалар җыю гадәткә керде бит. Менә бу да – беркатлылык бугай. Җитәкчеләр безнең хәлебезне белми, күрми, аңламый. Әгәр шушы язма аша мөрәҗәгать итсәк, алар аңлый башлар да безгә ярдәм итәр, дип өметләнү. Борынгыдан калган нәрсә инде бу. Ак патшага, әйбәт патшага ышану тойгысы. Репрессиягә дучар ителүчеләр арасында да, үзләрен атып үтерергә алып барганда: «За Сталина!» – дип кычкыручылар булган бит.

Пандемия чоры тагын шундый беркатлыларны мәйданга чыгарды. Соңгы вакытта Россиянең һәр гражданына 20 мең сум акча түләүне сорап мөрәҗәгать иткән петиция барлыкка килде. Аңа кул куючылар саны 100 меңнән артып китүгә үк, петициянең икенче варианты калкып чыкты – Россиянең һәр кешесенә 100 мең сум күләмендә акча түләү. Ике-өч тәүлек эчендә имзалаучылар саны 2 миллионнан артып киткән.

Авыр хәлдә калган гражданнар, яклау көтеп, үзләренең ватанына мөрәҗәгать итә икән, бу гаҗәп түгелдер. Бу – бәлки, патриотизмның икенче ягыдыр әле, моңа кадәр бик күзгә ташланмаган ягы: авыр чакта ватан – халкына, халык ватанына сыенырга тиеш.

Ватан-ана дибез… Пафослырак сыман тоелса да, ярату да бардыр инде. Ни өчендер аны үз балаларының кадерен белмәгән теге күрше карчыгы сурәтендә күрәсе килми.

Марат Кәбиров

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы


Фикер өстәү